Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:17

Лондонда яшәүче шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Равил Бохараев туган телне шундый сүзләр белән сурәтләде.


Рәсми рәвештә 21 февральне халыкара туган тел көне буларак үткәрү 2000 елда башлана. 1999 елда ул берләшкән милләтләр оешмасы ЮНЕСКО тарафыннан тәкъдим ителә.

21 февральдә үткәрүнең сәбәбе – 1952 елда бу көнне ул чагындагы Пакстанда бенгал теленә дәүләт статусы бирү өчен көрәшүче 5 студентның һәлак булуы.

Татар теленә килгәндә, аның дәүләт теле булуы өчен көрәш 1990 елларда киңәеп китте. Татарстанның Дәүләт Шурасы комитеты рәисе Разил Вәлиев сөйләвенчә, ул елларда иң кайнар бәхәсләр нәкъ тел турында була.

Ул елларда республиканың суверенлыгы, икътисады турындагы күп кенә мәсьәләләр хәл ителсә дә, татар телен гамәлгә кую зур кыенлыклар белән барган. Халыкара туган тел көне уңаеннан Тукай музеенда узган кичәдә ул чорлар да искә алынды.

“Берәүләр, әйдәгез Татарстанда татар телен генә дәүләт теле итәбез, дигән иде. Әгәр дә Татарстанда татар теле генә дәүләт теле булса, татар телен саклау ягыннан безнең хәлебез бәлки җиңелрәк тә булган булыр иде. Әмма-ләкин юк нәрсә турында хыялланып, без күпнәрсәне югалткан булыр идек.

Ул вакытта Татарстанның Югары Шурасында 450 депутат иде, аның яртысы урыслар, араларында шулай ук чуаш, мари, мукшы, украиннар да бар. Безнең ул карарыбыз үтми иде, ә без төпсез көймәгә утырып кала идек. Аннары конституциябез дә булмый иде, бүгенге халәтебез дә бөтенләй башкача булырга мөмкин иде.

Икенче төркем әйтте, бары тик рус телен генә дәүләт теле итәбез, дип. Анысына да каршы чыктык.

Аннары соң Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендәге төркем, әйдәгез ике телне дәүләт теле итәбез, рус теле Русия күләмендә, татар телен Татарстан күләмендә, диде. Менә шул вариант үтте”, дип искә алды Разил Вәлиев.

"Тормышта кирәге булмаган телне саклау авыр"

Татар телен саклап калу көннән-көн кыенлаша бара. Разил Вәлиев әйтүенчә, әгәр дә татар теле яшәр өчен, эшләр өчен кирәк булмаса, аны саклавы тагын да авыррак булачак. Бу – төп бәлаләрнең берсе, ди ул.

“Хәзер – интернет заманы, дөньяга чыгу мөмкинлекләре дә зурайды. Инглиз телен өйрәнәләр бит, чөнки алар белә, аңлый – ул аларга кирәк булачак. Киләчәктә зур кеше, яхшы белгеч буласылары килә икән, дөньяга чыгасылары килә икән, инглиз теленнән башка алар зур уңышларга ирешә алмый.

Русиядә исә рус теленнән башка яшәп булмый, ә Татарстанда татар теленнән башка яшәп була. Төп бәла, минемчә, шушында. Шуңа күрә безнең төп бурычларыбызның берсе – халыкның милли аңын үстерү һәм телне республикада яшәү өчен, эшләр өчен кирәклегә әйләндерү”.

Разил Вәлиев төбәк компонентын бетерүгә юнәлдерелгән 309 канунның, БДИның бары тик рус телендә генә бирелергә тиеш дигән карарның да Русия конституциясенә каршы булуын билгеләп үтте.

“Русия конституциясенең 68нче маддәсендә акка кара белән язылып куелган: Русиядәге республикалар үз дәүләт телләрен булдыра ала, диелгән. Әгәр дә Русия конституциясе туган телләрне үстерергә гарантия бирә икән, аны бит мәктәпләрне бетереп үстереп булмый.

Шуңа күрә без Мәскәүгә барганда да аяк терәп сөйләшәбез, без үзебезне якларга гына килмәдек, без Русия Думасына Русия конституциясен якларга килдек, дибез”.

"Кайда соң син, иҗат хөррияте?"


Кичәгә Англиядә яшәүче милләттәшебез, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Равил Бохараев та килгән иде. Язучыга туган телен яшьтән үк белү насыйп булмаса да, Равил Бохараев татар теленнән бик күп тәрҗемәләр кылып, телне шактый үзләштерә.

Ул Тукайның күп кенә әсәрләрен тәрҗемә итә. Көз көне исә Лондонда Кол Галиның “Кыйссаи Йосыф”ын инглиз телендә бастыра. Ә ун еллар элек шулай ук Лондонда татарча тарихи-шигъри антология басыла.

Равил Бохараев рус телендә 35ләп китап, инглиз, маҗар телләрендә дә китаплар бастыра. Татар телендә әлегә китабы басылмаса да, язучы соңгы елларда татарча шигырьләр иҗат итә башлый. Бер сонетын ул кичәдә дә укыды:

Кол Гали, Кол Шәриф шәкертләре
Берәм-берәм әрәм булып сүнә.
Һәлак булган татар шагыйрьләре
Бу дөньяга кайтыр микән янә.

Бар Кабан күлендә чал хәзинә
Алтыны бар диләр һәм гәүһәре.
Һәм тарихыбыз шомлы әсәре –
Дастаннарны чиккән көмеш инә.

Ниятем, Иншә Аллаһ, төпкә батмас,
Тик ялгыз карлыгач яз тудырмас,
Кайда соң син, иҗат хөррияте?

Милли моңнар гел авылдан килә.
Ә шәһәрдә һаман да ишетелә буш сүзләр
Һәм милли рух фәят.
Кичәдә шулай ук “Язгы җыр”, “Вальс” әсәрләре, Рөстәм Яхинның “Без мәңгегә бергә булырбыз” романсы яңгырады, Казанның театр училищесының 3 курс студентлары тарафыннан махсус композиция дә тәкъдим ителде

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG