Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:46

Либиядә Каддафи хакимиятенә басым арта бара


Либиядә хакимияткә каршы чыгучы демонстрациячеләр илнең икенче иң зур шәһәре Бингазины үз кулларына алганнан соң чуалышлар башкала Триполида да җәелә бара.

42 ел буе хакимияттә утырган Муаммар Каддафиның улы Сәйф әл-Ислам Каддафи узган төндә телевидение аша ил халкына мөрәҗәгатендә Каддафиның һәм иминлек көчләренең соңгы ядрәгә кадәр сугышачагын әйтеп, кан елгалары, ватандашлар сугышы белән янады.

Триполиның үзәк мәйданында бәрелешләр аның чыгышы вакытында да тукталмыйча таңга кадәр дәвам итте.

Шаһитләр әйтүенчә, төз атучы мәргәннәр халыкка ут ачкан, Каддафи тарафдарлары машиналарда демонстрациячеләргә аткан һәм аларны таптаткан.

Якшәмбе көнне дистәләрчә кешенең гомерен өзгән бәрелешләрдән соң Бенгази шәһәре протестчылар кулына күчте.

Human Rights Watch кеше хокукларын яклау үзәге белдерүенчә, узган атнакичтән бирле Либиядәге бәрелешләрдә кимендә 233 кеше һәлак булган.

XS
SM
MD
LG