Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министрлыкларның татар теленә мөнәсәбәте төрлечә


Республикадагы 19 министрның кабул итү бүлмәләрендә утыручылар арасыннан 8-енең татарча белмәве ачыкланды. Татар теле Татарстанда урыс теле белән беррәттән дәүләт теле итеп игълан ителгән.

21 февраль Халыкара Туган тел көне иде. Татарстанда татар һәм рус телләре дәүләт теле булгач, төрле сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр министрларның кабул итү бүлмәләреннән татарча җавап ишетә аламы? Моны тикшерү кызыклы нәтиҗәләр китерде.

Кабул итү бүлмәләрендә бөтенләй татарча белмәүчеләр, аңлап та татарча сөйләшергә теләмәгәннәр, татар булып та рус һәм татар телләрен катнаштырып сөйләүчеләр утырганлыгы ачыкланды.

Әби-бабайлар да канәгать

Татарстанда татар теленә ихтирам булган министрлыклар да бар икән. Телефон аша сөйләшү әнә шулай дип уйларга мөмкинлек бирә. Аларның берсе - җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы. Кабул итү бүлмәсеннән безнең белән Ландыш Шәехова сөйләште.

«Акцент белән интегеп эндәшкән әби-бабайларга татарча җавап бирсәң, алар бик канәгатьләнеп безнең белән татарча сөйләшә башлый. Министр үзе татарча бик яхшы белгәнгә аның белән үз телебездә сөйләшәбез. Янында рус кешеләре булганда гына ул безгә русча дәшә», ди Шәехова.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында татар телендә язылган хатларга җавап та татар телендә бирелә икән.

Татарча җавап биреп карарга була

Сәнәгать һәм сәүдә министрының кабул итү бүлмәсеннән Гүзәл Сибагатова башта урыс телендә сәламләсә дә, тиз генә татар теленә күчте.

«Безгә татар телендә шалтыратучылар бар. Мин үзем дә матур итеп татар телендә сөйләшергә яратам. Татар телен бик хөрмәт итәм.

Әлегә телефонны алгач та министрлык тыңлый, дип русча әйтәм. Чөнки татар телен бөтен кеше дә аңлап бетермәскә мөмкин. Шулай да телефон шалтырагач татарча җавап бирүне дә сынап карарга була», ди Сибагатова.

Кырыслар да бар

Татар халкы җылы сүз – җан азыгы, дисә дә урман хуҗалыгы министрлыгында бик кырыс кына русча сөйләшә башладылар. Күрәсең монда таныш булмаганнарны ят итәләр.

Кабул итү бүлмәсендә утыручы Диләрә әйтүенчә, фикерне аңлаешлы итеп җиткерү өчен кеше кайсы телне яхшы белә, шул телдә сөйләшергә тиеш.

"Яшьләр эшләре" ике телне бергә бутый

Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрының кабул итү бүлмәсендә утыручы Алсу Шәрәфетдинова ике телне бутап сөйләүчеләрнең берсе.

Күбрәк русча сөйләшергә тырышуларының сәбәбе – үзләрен аңламаслар дип куркалар алар. Кабул итү бүлмәсендә Алсудан кала тагын бер кыз эшли. Ул татарча бөтенләй белми һәм кирәк булганда Алсу ярдәменә мохтаҗ.

Татар телен «ватып-сындыручылар»

Экология һәм табигый байлыклар министрының кабул итү бүлмәсендә утыручы Гөлфия Шиһапова шулай ук русчалы-татарчалы сөйләшүчеләрнең берсе. Татарча гына аңлатырга кирәк булганда «телне вата-сындыра тырышам инде», ди ул.

«Кем, допустим, гел татарча гына сөйләшә, аңа татарча сөйләшергә уңайдыр. Кто по-татарски плохо знает, ему тяжело объяснить. Мин татарча бөтен сүзләрне яхшы белмәгәнгә, урысчалы-татарчалы сөйләшәм. Сразу не смогу сформулировать», ди Шиһапова.

Мәдәният министрлыгына татарча күбрәк районнардан шалтыраталар икән. Кабул итү бүлмәсендә утыручы Гүзәл Сөнгатуллина үзенә русча сөйләшү җиңелрәк икәнлеген әйтә.

Кабул итү бүлмәләрендә татарча белмәүчеләрнең берсе – сәламәтлек саклау министрлыгы.

«Мин татарча белмим. Безнең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлегендә татарча белүче хезмәткәр бар. Ул ярдәм итә. Безгә татарча мөрәҗәгать итүчеләр елга бер-ике генә була», дип сөйләште урыс телендә Оксана Осипова.

Үзе ул министрларның кабул итү бүлмәләрендә утыручылар татарча да белсә зыян итмәс иде дигән карашта.

Ә икътисад министрлыгында утыручы кыз кабул итү бүлмәләрендә утыручыларны татар теленә өйрәтү укулары оештырылырга тиеш, ди.

Татарчасы булмаса да «Әдрән диңгез»е бар

Энергетика министрлыгында бер генә сүз татарча җавап бирмәсәләр дә, барсын да аңлауларын әйттеләр.

«Миңа сезнең белән урысча сөйләшү җайлырак», диде кабул итү бүлмәсендә утыручы. Татарча сөйләшергә теләмәвегезнең сәбәбе нәрсәдә дигәч, «Әдрән диңгез» җырын тоташтырды. Министрлыкта татар теленә артык хөрмәт булмаса да, телефонны күчерү өчен шушы җыр көен кулланалар икән.

Ә татар телен куллануга килгәндә телефон аша сөйләшү тәмамланганда, «Я не понимаю ваш татарский» дигән сүзләр дә ишетергә туры килде.

Халыктан читләшкәннәр


Министрларның кабул итү бүлмәләренә шалтыратканда тагын бер нәрсә ачыкланды – Эчке эшләр министры һәм төзелеш министрының кабул итү бүлмәсендәге телефонга турыдан-туры эләгеп булмый.

Шуңа күрә эчке эшләр министрлыгында кәнсәләрдә утыручы бер зат, ә төзелеш министрлыгында - диспетчер белән генә сөйләшергә туры килде.


Тикшерү нәтиҗәсе
(министрлыклар исемлеге)

Татарча яхшы сөйләшәләр:
- авыл хуҗалыгы һәм азык төлек;
- финанслар;
- мәгариф һәм фән;
- экология;
- гадәттән тыш хәлләр;
- сәнәгать һәм сәүдә;
- җир һәм милек мөнәсәбәтләре;
- урман хуҗалыгы

Татарча начар беләләр:
-
мәгълүматлаштыру һәм элемтә;
- яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык;
- мәдәният

Татарча белмиләр:
- энергетика;
- эчке эшләр;
- сәламәтлек саклау;
- төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык;
- хезмәт һәм социаль яклау;
- икътисад;
- транспорт һәм юл хуҗалыгы;
- юстиция
XS
SM
MD
LG