Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:54

20 февральдә халыкара Туган тел көне алдыннан мәдәни үзәктә очрашу булып узды. Анда академик Роберт Нигъмәтуллин, “Бердәмлек” яшьләр клубы әгъзалары һәм татар җәмәгатьчелеге катнашты. Алар телнең бүгенге мәсьәләләренә дә, тарихка да күз салып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләделәр.

Роберт Нигъмәтуллин үзенең чыгышын Туган тел көненә түгел, дөньякүләм проблемаларга багышлап үткәрсә дә, халыктан бирелгән сораулар барыбер туган телгә, татар халкының язмышына, аның тарихына кайтып калды. Академикка үз фикерен белдереп, шул сорауларга да җавап бирергә туры килде. Яшьләр сораган киңәшләргә карата Роберт әфәнде болай диде:

“Мин яшьләргә укырга, бары тик укырга киңәш итәм. Яхшы институтларга керергә омтылыгыз. Төгәл фәннәрне математика, физика, химия кебек фәннәрне бары тик 25-27 яшькә кадәр генә үзләштереп була. Шуның өчен өйләнергә ашыкмагыз. Бу киңәшләр егетләргә генә түгел кыз балаларга да кагыла. Безнең Русия ир-атларына ышаныч юк. Шуның өчен тормышта нык булыр өчен башта белем алыгыз”.

Ул үзен өч төрле этнос-татар, башкорт, рус халыкларының вәкиле дип танытты. “Мин Мәскәүдә тудым, Мәскәүдә профессор булдым. Ләкин татар телен мин үзлегемнән өйрәндем. Минем өемдә татар телендә сөйләшәләр. Кайберәүләрдән аермалы буларак, минем балаларым да татарча сөйләшә”, диде Роберт Нигъмәтуллин.


Ә менә Куликова кырында булган сугышка карата Роберт әфәнде шуларны сөйләде:

“Мин мәктәптә укыганда класста бер генә татар баласы идем. Татар игосы, Куликов кыры темаларын узган вакытта мин үземне барысы өчен дә гаепле дип хис итә идем. Аннан соң инде мин бу теманы өйрәндем. Ул сугыш, гомумән, татар белән рус арасындагы сугыш булмаган. Безгә ялган тарих өйрәткәннәр. Чөнки Мамай ул үзе Алтын Урдадан куылган, бүлгәләүче хан буларак билгеле. Мин шуны да белдем тарихтан, минем бабайлар ул сугышта Дмитрий Донской тарафында сугышканнар. Дмитрий Донской Алтын Урда ханыннан ул сугышта Мамайны тар-мар иткәне өчен рәхмәт алган. Ә менә Явыз Иванның Мамайның оныгы булганлыгы да мәгълүм”.

Очрашуда катнашучылар



Сүз шулай ук бүгенге мәгариф стандартлары турындагы канунга да кагылды. Академик ул кануннан һич тә риза булмавын белдерде.

Без бу очрашуда катнашкан Мөхәммәт Миначевтан, бүгенге көндә үзгәреп тора торган кануннарның милләткә басымы турында үз фикерен әйтүен сорадык.

“Безнең телебез куркыныч астында. Дәүләт безне махсус бетерергә тотынган. Мәгариф турыдагы яңа канунны укып чыктым. Ул канунны сызып атып, чүплеккә атасы, аны әзерләгән кешеләрне мәхкәмәгә тартырга кирәк. Әлбәттә, башта паспортлардан милләт исемен алып аттылар. Хәзер инде ул урын буш торырга тиеш түгел күрәсең. Нигә безнең халык Русиядә яшәгәне өчен рус дип язылырга тиеш икән. Шундый дәүләтләр бар иде – аларны җинаятьчел дәүләтләр дип атадылар заманында. Өченче Рейх, ЮАР үзенең апартеиды белән. Хәзер без дә шул хәлгә калып барабыз. Безнең үз телебез бар, ничә дистә гасырлык әдәбиятыбыз бар. Ул әдәбиятны хәзер чыгарып ташларгамы? Без дәүләтләр тоткан халык. Кемгә тия татар халкы? Нигә без рус булырга тиеш? Без татар булып калырга тиеш”, диде Мөхәммәт Миначев.

Яшьләрнең “Бердәмлек” клубы җитәкчеләренең берсе Римма Гомәрова Туган телгә багышлап уздырылган очрашу турында болай диде:

“Бердәмлек” яшьләр клубы халыкара Туган тел көненә багышлап уздырырга ниятләде бу очрашуын. Без атна саен җыелышабыз. Татар чараларында катнашабыз. Яшьләрнең туган телгә омтылышы безне сөендерә. Бүген безнең төп максат – татар шигърияте белән таныштыру , татар классик әдәбиятына күзәтү ясау. Шулай ук бәйгеләр уздырачакбыз. Татар җырларын башкарачакбыз. Соңыннан инде татар теле бүлмәсендә үзебезчә чәй өстәле артында да очрашачакбыз”.

Очрашуда катнашучылар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG