Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа Зеландиядә 200ләп кеше әле дә җимерекләр астында кала


Яңа Зеландиянең Крайстерч шәһәрендә көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә ишелгән корылмалар астында 200ләп кеше калырга мөмкин. Бу хакта шәһәр мэры Боб Паркер хәбәр итә.

Җил тетрәүдә 65 кешенең үлеме расланган, йөзләрчә кеше төрле җәрәхәт алган.

6,3 дәрәҗәдәге җил тетрәүдән соң, шәһәрдә гадәттән тыш хәл кертелгән. Ил премьер-министры Джон Кей моны “Яңа Зеландия тарихындагы иң кара көн” дип атады.
XS
SM
MD
LG