Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:43

БМО генераль секретаре Каддафины демонстрантларга каршы көч кулланмаска чакырды


Муамар Каддафи. 21 февраль 2011 ел. Рәсем Либия телевидениесеннән

Муамар Каддафи. 21 февраль 2011 ел. Рәсем Либия телевидениесеннән

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Либия башлыгы Муаммар Каддафи белән сөйләшкән вакытта ил җитәкчелегеннән демонстрантларга каршы хәрби көч кулланмауны таләп итте.

Кичә Либия җитәкчелеге башкала Триполида һәм башка шәһәрләрдә хөкемәткә каршы чыгышларны куып татарту өчен хәрби авиация кулланды. Либиядәге бәрелешләрдә үлүчеләрнең саны берничә йөзгә җитә.

Каддафи кичә Либия телевидениесе аша чыгыш ясап үзенең илдән киткән дигән гайбәтләрне кире какты.

БМО Иминлек Шурасы бүген Либиядәге вәзгыятьне тикшерә. БМО ның кеше хокуклары өлкән комиссары Нави Пиллей илдәге хәлләргә халыкара тикшерү үткәрергә чакырды. Ул хакимиятләр кешелеккә каршы җинаятьләр кылган булырга мөмкин дип белдерә.

XS
SM
MD
LG