Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция: Либиядә 500дән артык кеше һәлак булды


Либия оппозициясе хәбәр итүенчә, илдә хөкүмәткә каршы чыгышларны көч кулланып тараткан вакытта 500 дән артык кеше һәлак булган. Хакимиятләр исә күпкә әзрәк, дип белдерә. Әмма күпме икәнен әйтми.

Либиядән килгән хәбәрләргә караганда, Муаммар Каддафи ягындагы хәрби бүлекләр демонстрантларга каршы ут ача. Дүшәмбе көнне каршылык белдерүчеләргә һавадан да һөҗүм иттеләр.

Либиядән чит ил ватандашларын чыгару дәвам итә. Франция анда 3 хәрби очкыч җибәрә. Русияләрне чыгару өчен Триполи Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы очкычларына төшәргә рөхсәт биргән.

Мисыр рәсмиләре үз ватандашларын Либиядән чыгару өчен очкычлар җибәрә алмаган. Тәртипсезлекләр вакытында Бингази шәһәре һава аланындагы очкычлар күтәрелә торган юлга җитди зыян килгән.
XS
SM
MD
LG