Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафи китми, ил ватандашлар сугышына якыная


Каддафи, беркая да китмиячәкмен, ди
Каддафи, беркая да китмиячәкмен, ди

Бәрелешләрдә һәлак булганнарның саны инде 600гә җитә. Каддафинең үз тирәлегендә дә аның хакимиятенә каршылык белдерүче рәсмиләр бар. Диктатор үзе исә телевидение аша үзенең хакимияттән китмәячәген белдерде.

Либиянең сугыш очкычлары башкала Триполинең хөкүмәткә каршылык белдереп халык иң күп җыелган кайбер бистәләрен утка тотты. Хакимиятләр, әлеге һөҗүм пикетчыларга каршы булмады, дип белдерде. Әмма соңырак Мальтага качкан ике очучы, хәрби һава көчләренә урам җыеннарында катнашучыларга атарга дигән фәрман бирелгәнен хәбәр итте.

Һава һөҗүме нәтиҗәсендә каршылыклар башланган Бингази шәһәре һава аланы һәм кайбер өлешләре җимерелгән.

Узган төндә Либия телевидениесе, җитәкче Муаммар Каддафи Венесуэлага качкан дигән имеш-мимешләрнең ялган булуын раслар өчен, президентның Триполидәге Яшел мәйданга чыккан яшь тарафдарлары алдында чыгыш ясаганын күрсәтте.

“Мин Венесуэлада түгел, мин Триполидә. Көтүеннән адашкан этләр (телевидение) каналларына ышанмагыз. Яшел мәйданда җыелган яшьләргә минем әйтәсе сүзем бар, әмма менә яңгыр ява башлады. Аллага шөкер, бу яхшы,” диде Каддафи.

Иминлек көчләренең Каддафи китүен таләп иткән кешеләрне куып таратуын һәм аларга көч куллануын халыкара җәмәгатьчелек кискен тәнкыйтьләп чыкты.

“Либия рәсмиләре пикетчыларга очкычлар һәм боралаклардан ут ача. Бу кабул ителерлек әйбер түгел. Моның хәзер үк туктатылуы кирәк”, диде БМО генераль секретаре Пан Ги Мун.

Каддафи режимы какшады, әмма...

Каддафи хакимияткә 1969 елда хәрби фетнә нәтиҗәсендә килгән иде. Якын Көнчыгыш һәм Африкада аның кадәр (41 ел) хакимияттә утырган җитәкче юк. Ил белән идарә итүдә шулай ук аның дүрт улы һәм бер кызы да катнаша. Рәсми төстә Либия белән идарә итү Югары халык комитеты карарларына нигезләнгән. Әмма хакимият үзен милләт атасы һәм юлбашчы дип атаган Каддафи кулында. Кайберәүләр аны 41 ел вакыт эчендә чынбарлык белән бәйләнешен тәмам югалткан бер кеше итеп күрә.

Ул идарә иткән чорда илдә төрле икътисади яки социаль каршылыклар чыккалап торса да, Каддафинең үзенә ризасызлык белдерү очраклары булмады.

Дөнья Либия нефтенә мохтаҗ булганда, халыкара җәмәгатьчелек андагы хәлләргә зур йогынты ясый алмый, ди белгечләр.

“2004 елда Британиянең ул чактагы премьер-министры Тони Блэр Либиягә барып, Каддафи белән үз элемтәләрен булдырды. Аның бу адымының максаты шулай ук Каддафинең ул чакта “Әл-Каидага” каршы чыгыш ясавы өчен, аңа хуплау белдереп рәхмәт әйтү иде. Ул чакта Каддафи үзен халыкара террорга каршы көрәшче, дип игълан итте.

Либия нефте Көнбатыш Европа һәм Америка өчен бик мөһим. Көнбатышның Каддафине элек ачыктан-ачык тәнкыйтьләмәве шуның белән бәйле”, ди Британия халыкара мөнәсәбәтләр институтының Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка белгече Клэр Спенсер.


Либиянең Сербиядәге илчелеге каршында Каддафига ризасызлык чарасы узды

Каддафинең үз кешеләре арасында да аның режимына каршылык белдереп, Либия халкы белән теләктәшлектә торучы рәсмиләр бар.

Либиянең Гарәп лигасы оешмасы, Һиндстан һәм тагын кайбер башка дәүләтләрдәге илчеләре, шулай ук БМОдагы дипломатлары режимга каршы белдерүләр ясады.

Көч куллануны тәнкыйтьләп чыккан илләр арасында АКШ, Иран, Һиндстан, Кытай һәм Индонезия, шулай ук Европа Берлеге бар.

Либиядәге кризис һәм күрше илләр, шулай ук диңгез аша Италиягә агылган качаклар хәле турында сөйләшер өчен Каһирәдә Гарәп Лигасы җыелды.

БМО Иминлек Шурасы Либия өстеннән очышларны тыю мәсьәләсен тикшерә.

Прагада яшәүче Либия ватандашлары да Вацлав мәйданына каршылык белдереп чыкты

Ризасызлык чараларында катнашучыларга килгәндә исә, Либиядә белдерелгән таләпләр Йәмән, Тунис һәм Мисырдан аерылмый диярлек. Либиядә халык беренче чиратта сәяси реформалар таләп итеп Каддафине урыннан китүен теләде. Урамнарга эшсезләр дә, эшләүчеләр дә чыкты. Халык соңгы елларда нефть бәясенең артуыннан килгән акчаларның бер өлешен үзенеке, дип саный.

Либиядәге бәрелешләр нәтиҗәсендә бер мичкә нефть бәясе бүген дөнья базарларында 110 долларга якынлашты.
XS
SM
MD
LG