Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:14

Иранның ике хәрби корабы сишәмбедә Мисырның Сүәеш каналы үтеп Урта диңгезгә чыкты. Беренча карашка әллә ни әһәмияте булмаган шушы вакыйга турында атна буе бәхәсләр алып барылды, мәкаләләр, комментарлар язылды.

Чыннан да, Сүәеш каналыннан көймәләр меңләп уза. Алар арасында ара-тирә хәрбиләре дә очраштыргалый. Һәм әлегә кадәр моңа игътибар әллә ни бирелми килде.

Әмма Иранның ике көймәсе, дөресрәге аларның Сүәеш аша үтүе алай да мөһим бер нәрсәгә башкачарак карауга этәрә. Ул да булса - хәзер инде Хөсни Мөбәрәк түгел, ә хәрбиләр тарафыннан идарә ителгән яңа Мисырның тышкы сәясәтендәге ихтимал үзгәрешләргә.

Хакимиятне үз кулына алганда Мисыр хәрбиләре илнең элекке тышкы сәясәтен үзгәртми дәвам итүне, алган йөкләмәләрне үтиячәген вәгъдә итте. Ә Сүәеш каналы ул тирән итеп казылган бер арык кына түгел. Бу Якын Көнчыгыш белән генә чикләнми бар дөнья өчен ифрат та мөһим бер транспорт үткеле. Шуңа да аның стратегик һәм берүк вакытта символик әһәмиятен әйтеп бетереп булмый.

Израил белән Мисыр арасында солых килешүе имзалаганчы (1979) канал буйлап Израил кораблары үтә алмый иде. Гадие дә, хәрбие дә. Солыхка ирешкәч бу үзгәрде, шул ук елны Иранда ислам инкыйлабы булды, нәтиҗәдә хакимияткә яһүд дәүләтен танымаган руханиләр килде - һәм Сүәеш инде Иран хәрби кораблары өчен ябылды.

Сишәмбедә 1979 елдан бирле беренче мәртәбә каналны Иранның бер фрегаты һәм ярдәмчел көймәсе узды һәм Урта диңгезгә чыкты. Алар Сүриягә хәрби күнегүләргә юл тота дип әйтелде. Бу ике корабның гаскәри мөмкинлекләренә килгәндә, алардан Израилгә бернинди дә куркыныч янамый дияргә була - фрегат гомумән 50-60нчы елларда корылган бер көймә, ә инде ярдәмчел кораб турында әйтеп тә торасы юк.

Бу сәфәрнең сәяси аспекты күпкә мөһимрәк. Олы Якын Көнчыгышта куәтле бер мәмләкәт буларак күтәрелеп килгән Иран, гарәп дөньясындагы соңгы вакыйгалардан "сәяси мая" туплап калырга тели һәм бар төбәккә дә, дөньяга да куәт бизмәненең инде үзгәрә баруына ишарә итә.

Мисыр хәрбиләренең шушы сәяси ишарәгә фатыйха бирүләре нәкъ менә шул сәбәпле кызык та. Мисырдагы хакимияткә киләчәктә кем генә килмәсен, ул инде Израил һәм Көнбатыш белән эш иткәндә Мөбәрәккә караганда азрак сыгылучан булачак.

Ягъни Мисыр бу мәсьәләдә Эрдоган җитәкләгән Төркия юлыннан китә ала - соңгы елларда Анкара үзенең тышкы сәясәтен шактый мөстәкыйль алып бара, бу аның атом коралына омтылган Иранга карата үз мөнәсәбәте булуында, Израил белән хәрби-сәяси беректәшлекнең какшавында бик яхшы күренә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG