Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:42

Гарәп Лигасы үз утырышларында Лилбиянең катнашуын тыйды


Бу чикләү баш күтәрүчеләргә каршы көч куллану тукталганчы дәвам итәчәк. Каһирә шәһәрендә үткән очрашуда бу хакта белдерү кабул ителде. Очрашуда Либиядәге вәзгыять тикшерелде.

Либия башлыгы Муаммар Каддафи бүген үзен яклап урам йөреше үткәрергә чакырды. Кичә кич телевидениедән чыгыш ясап ул, президент булган өчен түгел, ә «Либия инкыйлабы лидеры» булган өчен вазыйфасыннан китә алмавын әйтте. Үз яклыларны оппозициягә каршы көрәшкә чакырды.

Каддафи чордашларының берсе Либия эчке эшләр министры Абдел Фәттах Юныс әл-Абиди кичә вазыйфаларыннан китүен игълан итте һәм гаскәрләрне дә, полицияне дә баш күтәрүчеләр ягына чыгарга чакырды.

Төрле хәбәрләргә караганда, илдәге тәртипсезлекләр вакытында 300 дән 600 гә кадәр кеше һәлак булган.

XS
SM
MD
LG