Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:32

Йәмәндә каршылык белдерүчеләрнең берсе үтерелде


Йәмән башкаласы Санада хөкүмәт яклылар һәм полиция университет янындагы каршылык белдерүчеләрне куып таратырга тырышканда кимендә 1 кеше үтерелде.

Каршылык белдерүчеләрнең чатырларына һөҗүм иткән вакытта чәршәмбегә каршы төндә 11 кеше яраланган, дип хәбәр итә табиблар.

Йәмәндәге хокук яклаучылар әйтүенчә, һөҗүм вакытында каршылык белдерүчеләрдән 2 әү үтерелгән, 18 кеше тән җәрәхәте алган.

Ике атна эчендә Йәмән президенты Гали Абдулла Салихның китүен таләп итеп үткәрелгән каршылык чараларында кимендә 12 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG