Accessibility links

Авылда җырлап яшәүче Фидаил


Фидаил Зарипов
Фидаил Зарипов

Авылда гади укытучы булып эшләүче Фидил Зариповның шушы көннәрдә “Барс Медиа” ширкәтендә “Яшьлегем урамнары” исемле беренче альбомы дөнья күрде.


Авылда яшәп, шәһәрдә җырлаучы Фидаилне татар радиотыңлаучылары “Яшьлегем урамнары”, “Яратудан йөрәкләрдә яра калмый”, “Нөнәгәр авылы” җырлары аша белә.

Кем соң бу егет?

Фидаил Зарипов

Фидаил Зарипов 1978 елның 14 октябрендә Балтач районы Нөнәгәр авылында туа. Татар дәүләт һуманитар педагогика университетының физкультура факультетын тәмамлый. Өйләнгән, хатыны Алисә, улы Ислам бар. Бүген ул туган авылында укытучы булып эшли һәм соңгы арада вак эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаган.


Тормыш үзе җырчы итә


Җырчы булырга хыялланып йөрми, яшүсмер вакытта спортка зур игътибар бирә ул. Авыр атлетика, көрәш белән шөгыльләнә. Җырлый башлаганчы әтисеннән карап баянда уйнарга өйрәнә, аннан кулына гитара ала. Шушы уен кораллары аңа җырлый башларга этәргеч бирә.

Җыр бәйгеләреннән читтә калмый

2002 елда “Яңа гасыр” радиосының "Тыңласаң, үзеңне ишетерсең” бәйгесендә җиңә. 2005тә “Җиде йолдыз” телевизион програмында катнашып, финалга чыга. 2007 елда ятып калганчы атып калыйм диеп, “Йолдызлар фабрикасы”на бара. Шунда аны күреп алып, “Барс Медиа” ширкәте белән килешү төзергә чакыралар. Шул ук елны “Татар җыры-2007” фестивалендә Зөлфия Минһаҗева белән дуэт башкара.
XS
SM
MD
LG