Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:16

Башкортларның милли каһарманы, башкорт җирләрен генә берләштергән "Кече Башкортстан"га нигез салучыларның берсе, соңрак шәркыять галиме буларак танылган Зәки Вәлиди шәхесе тирәсендә янә бәхәсләр куера башлады.

Моңа күпмедер дәрәҗәдә сәбәп булып Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов фәрманы нигезендә 14-16 февральдә республикада “Зәки Вәлиди көннәре”н үткәрү торды. Рәсми матбугат аны киң яктыртты һәм уңай итеп, матур төсләргә генә буяп бирде.

Кайбер бәйсез мәгълүмат чараларында һәм интернет сайтларда Зәки Вәлиди шәхесенең үтә капма-каршылыклы һәм бәхәсле булуын дәлилләгән материаллар даими рәвештә пәйда булсалар да, башкорт галимнәре, сәясәтчеләре аларны күрмәмешкә салыша.

Бүгенге Башкортстанда Вәлиди исемен республиканың бар почмагына да диярлек сеңдерергә тырышалар. Республиканың төп китапханәсе хәзер аның исемен йөртә, Уфаның бер үзәк урамы исемен дә Зәки Вәлиди хөрмәтенә атадылар, республикада даими рәвештә Вәлиди укулары, көннәре үткәрелә, конференцияләр оештырыла.

Вәлидигә кагылышлы материалларның байтагында, аны нацистлар белән хезмәттәшлек итәргә маташуда гаеплиләр. Менә шушы арада “Уфимский журнал” сайтында Зәки Вәлидинең фашистлар белән арасын тасвирлый торган “Башкорт милләтчесе Вәлиди Советлар Берлегенә каршы сугышта фашистларга ярдәм тәкъдим иткән” дигән мәкалә басылып чыкты.

Алман теленнән урысчага тәрҗемә ителгән бер документта Шмидт-Думонт дигән кеше Зәки Вәлидинең фашист хакимнәренә советларга каршы сугышта киңәшләр белән ярдәм итү тәкъдиме белән чыгуы хуплау тапмады дип раслый:

”Чөнки Истанбул университетындагы Вәлидинең коллегасы Әхмәт Хан Окай, Берлиндагы чит ил эшләре министрлыгындагы профессор Идриснең соравына җавап биреп, Вәлидине коммунистик интригаларда шикле дип бәяли”, диелә бу документта.
16 февральдә билгеле башкорт идеологы, экс-президент Мортаза Рәхимов командасындагы иң фикерле кешеләрнең берсе Әмир Юлдашбаев, Вәлидинең талдай үтә сәяси сыгылмалыгын аның халкы турында кайгыртуы белән аңлатты:

“Ул ак шовинистлар белән хезмәттәшлек итә – халкы өчен, дәүләт өчен. Кызыл шовинистлар белән хезмәттәшлек итә – халкы өчен, халкының мәнфәгате өчен. Ул көрән шовинистларның да кылын тартып карый. Ләкин анда барып кайтканнан соң бик фәһемле сүзләр әйтә: "мин кызылларда бик күп аламалыклар күрдем, ләкин бу фашистлар эшләгән эшләрне аларда да күрмәдем, дигән нәтиҗә ясый”.
Аңлашыла ки, большевистик РСФСРның сәяси орбитасында эш иткәндә җаны-тәне, бар булмышы белән татарга каршы көрәшкән, башкорт-татар бердәмлеге тамырына балта чапкан бу шәхесне башкорт идеологлары хәзер дә милли каһарман итеп кабул итә. Ул Русиядәге халыкларга чын автономия алучы буларак сурәтләнә. Максудиләр, Акчуралар йөзендә татарлар милли мохтариятне генә алга сөргәндә, Вәлиди алдан ук туфрак (территориаль) мохтариятне таләп итеп чыга, ягъни ул татарлардан бер баш алда бара, дип горурлана башкорт милләтчеләре.

Әмма эш моның белән генә чикләнми: башкорт-татар бердәмлеген кире каккан бу шәхесне хәзер бар күпмилләтле республика символына әйләндерергә тырышу бара, моның өчен Вәлидинең биографиясендәге кара тапларны агарту, аны башка халыкларга да бөек сәясәтче рәвешендә күрсәтергә омтылу сизелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG