Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:46

Каддафи Киренаика вилаятендә контролен югалтты


Либия башлыгы Муаммар Каддафи илнең көнчыгышындагы Киренаика вилаятендә контролен югалтты. Бу хакта Италия тышкы эшләр министры Франко Фраттини белдерде.

Фраттини әйтүенчә, каршылык чараларын бастырган вакытта Либиядә 1000 гә якын кеше һәлак булган.

Чәршәмбе көнне Италия тышкы эшләр министры җирле Corriere dellа Sera газетына әңгәмәсендә, Либиядәге тәртипсезлекләр нәтиҗәсендә 300 меңләп кеше Европа илләренә китәргә мөмкин, дигән иде.

Франция президенты Николя Саркази Европа Берлеген Либиягә чикләүләр кертергә һәм икътисадый бәйләнешләрне туктатырга чакырды.

БМО Иминлек шурасы кичә демонстрантларга каршы көч куллануны гаепләде һәм ил җитәкчелеген каршылык белдерүчеләрнең кануный таләпләрен үтәргә чакырды.

XS
SM
MD
LG