Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:50

Ижау шәһәренең 17нче мәктәбендә өч ел дәвамында каратэ секциясе эшли. Каратэ белән шөгыльләнүче балалар инде югары нәтиҗәгә ирешкәннәр.

Мәктәптә үсеп килүче буынны көчле рухлы, тәртипле, мораль һәм физик сәламәт итеп тәрбияләүне максат итеп куйганнар. Мәктәпнең шәһәр үзәгеннән читтәрәк булуын да исәпкә алып, балалар өчен төрле спорт секцияләрен ачканнар. Шулар арасында Ерак Көнчыгыш илләрендә киң таралган бергә-бер көрәш – каратэ секциясе уңышлы эшли. Аны инде күп еллар тренер Илшат Ганиев алып бара.

Илшат Ганиев үзе каратэ белән сигез яшеннән шөгыльләнә. Тренерның билендә кара билбау. Каратэдан икенче дан – гади тел белән әйткәндә, спорт остасы (мастеры) ул.

Тренер Илшат Ганиев укучылары белән
Каратэ секциясенә 100дән артык биш яшьтән алып уналты яшькәчә бала йөри. Малай-кызларның билбаулары төрле төстә. Иң түбән дәрәҗә – ак, яисә сары билбау. Иң югары дәрәҗәгә ирешүчеләрнең билендә көрән төсендәге билбау.

Каратэ секциясендә шөгыльләнүче егет-кызларга иң югары билбауны тагып йөрүгә ирешү өчен күп көч куярга кирәк. Шундыйлардан Елена Дмитриева. Кечкенәдән төрле сәнгать һәм спорт секцияләренә йөргән. Әмма ул барыбер әтисе тәкъдимен тыңлап каратэ белән шөгыльләнә башлаган. Секциясенә инде сигез ел йөри. Халыкара һәм Русия күләмендә ярышларда катнашып, күп медальләр яулаган.

Биредә балалар төрле яшьтә. Әмма алар әле яше буенча кечкенә булуларына карамастан, күпләре инде район, шәһәр, региональ, хәтта халыкара ярышларда катнашып күп санлы медальләргә ия булганнар. Шулар арасыннан Тимур Әһлиев дә. Ул каратэ секциясенә дусты белән биш яшендә килгән. Әмма дусты озак йөрмәгән, ә Тимур каратэда үзен тапкан дисәк дөрес булыр.

Тимур Әһлиев
Тимур Әһлиев Европа күләмендә уздырылган ярышларда ике тапкыр чемпион, дүрт тапкыр призер булган. Ә дөньякүләм ярышларда ике тапкыр призер булган. Аның һәр медале истәлекле, ә бүләкләрен-кубокларын ул үзе генә күтәрә дә алмый. Әтисе ярдәм итә. Тимур Әһлиев үзе: “каратэ тәртипле, көчле булырга өйрәтә. Залда һәрвакыт тәртип, шуңа ошый”, диде.

Дөрестән дә, залда тренерның командалары һәм балаларның җаваплары гына ишетелә. Каратэ белән шөгыльләнүчеләр өчен шарт-командалар япон телендә бирелә. Гаҗәп, бер бала да ялгыш хәрәкәт ясамый, яисә ялгыш җавап бирми.

Тренер Илшат Ганиев сүзләренчә, балалар бер ай да үтми, барлык терминнарны үзләштерә икән.

Елена Данилова
Секциядән китүче балалар саны бик сирәк. Тренировка вакытында шаярып, бер-берсен этешеп-төртешеп йөрүче юк. “Алар бирегә шаярырга түгел, шөгыльләнергә килә”, диде тренер.

Әмир Хузятов белән Илдар Веденеев әле кечкенәләр төркемендә. Шулай булуына да карамастан, алар инде күп санлы медальләре белән мактана ала. Тик менә киенгәндә медальләре буталган. Дәрәҗәле урын өчен бирелгән медальләрен бер-берсенең күкрәгендәге медальләр бәйләменнән эзләп күрсәттеләр.

Удмуртиядә каратэ секциясе 1998 елда оештырылган. Моның өчен будо-лицей оешмасы барлыкка килгән. Будо-лицейның җитәкчеләре балалар белән генә шөгыльләнү белән генә чикләнми. Ата-аналарны кызыксындыру юлларын да эзли. Әмирнең әнисе Эльвира Хузятова 12 ел эчендә көнчыгыш илләрендә киң таралган спорт төрләрен үз эченә алган будо-лицей оешмасының күп төрле традицияләре дә барлыкка килүен җиткерде. Җәй көне балалар һәм ата-аналар Кара диңгез буена ял итәргә баралар. Шәһәр мәктәбендә бер айлык җәйләү оештырыла. Ярышларга ата-аналар да барырга тырыша.

Илдар белән Әмир
Мәктәп фойесында балаларның уңышлары хакында сөйләүче стенд бар. Мәктәп мөдире Ольга Гыйльметдинова укучыларның кечкенәдән төрле һөнәрләр үзләштереп, көчле һәм тәртипле булып үсүләреннән канәгать.

Хәзер будо-лицей көнчыгыш илләрендә киң таралган спорт төрләренең тагын берсе – кобудо буенча да күнегүләр башлаган. Каратэда балалар яланаяк шөгыльләнсә, монда инде махсус киемнәр, башлыклар таләп ителә.

Бу үзенчәлекле борынгы япон хәрбиләренең бергә-бер сугыш сәнгатен малайлар яратып өлгергән. “Тиздән каратэның бу төре дә Удмуртиядә рәсми теркәлер дигән өмет бар”, диде Илшат Ганиев

Тагын шуны да билгеләп үтәргә кирәк, спорт залында өйрәнгән күнегүләрне балаларга сирәк булса да урамда, аларга һөҗүм иткәндә кулланырга да туры килгән. Әмма спортчылар фикере башкача. Елена Данилова: ”Каратэ ул спортта үзеңне көчле итеп хис итәргә генә өйрәтми, каратэ ул – философия дә”, дип ассызыклады.

Димәк, бу секциядә сугыш чукмарларын тәрбияләмиләр. Аларны булдырмас өчен көрәшү юлларын да өйрәтәләр. Һичшиксез, тәртип залда гына түгел, башка урыннарда да сакланырга тиеш. Моңа малайлар-кызлар яхшы төшенгән.

XS
SM
MD
LG