Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә илкүләм эш ташладылар


Аны илнең әйдәп баручы хезмәт берлекләре оештырды. Илдә 100 дән артык халыкара очышлар, диңгез һәм тимер юл бәйләнеше туктаган.

Дәүләт оешмалары һәм банклар ябык. Эш ташлау хастаханәләр һәм мәктәпләргә дә йогынты ясады.

Акциядә катнашучылар хөкүмәтнең икътисадта катгый чаралар үткәрүенә каршылык белдерә.

Узган ел Грециядәге кризиска каршы ярдәм йөзеннән 110 миллиард евро бирүне Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фонды ил финанс тәртибен катылаткан очракта гына хуплаган иде.
XS
SM
MD
LG