Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:28

Язучы Айдар Хәлимнең Чаллыда яңа китабы басылып чыкты. Ул үзенчәлекле - анда автор 1968 елда балалар өчен үзе язган “Биктырыш” китабына дөньякүләм, урыс һәм татар балалар шигърияте яссылыгында бәя бирә. Үз китабыңа бәя биреп, яңа китап язу татар әдәбиятында яңа күренешкә охшап тора.


“Татар балалар әдәбияты һәм “орчык малай” Биктырыш” дигән соңгы китабының кереш өлешендә А.Хәлим болай дип яза:

“Әдәби тәнкыйтебез булмагач, “Биктырыш” китабы тиешле бәясен алмагач, эш башындагылар аны күрмәгәч, я күрергә теләмәгәч, үз хезмәтемнең барлык дөнья әдәбиятында тоткан урынын билгеләү хокукы бардыр бит?! Үз әсәреңне, аның белән бергә замандаш әсәрләрне шәрехләп язуда, минемчә, ихтыяҗ бар иде. Һәм ул ихтыяҗ зурдан иде”, ди язучы.

Китапның кереш өлешендә мондый юллар да бар: “Сизенәм, язмам басылып чыккан хәлдә, бу балалар шигърияте дип аталган кырмыска оясына таяк тыгып бутауга тиң булачак. Мин моңардан курыкмыйм”.

Шушы басма белән бергә Хәлимнең “Тәрҗемәләр” дигән китабы да дөнья күрде. Анысында инде күбрәк җыелма әсәрләр җыелды, ди автор.

“Тәрҗемәләр”дә гомер буе җыеп, асыл дип саналган әсәрләр тупланган. 1965 елдан бүгенгә кадәр шактый гына шигырь җыелган икән. Шуларны туплап чыгара алдым һәм бу зур куаныч китерде. Куанычтан бигрәк мине татар балалар шигърияте борчый. Чөнки татар балалар шигърияте белән без бала тәрбиялибез. Аларга рухи азык бирәбез. Ул азыкка татарның киләчәге бәйләнгән.
Айдар Хәлимнең яңа чыккан китаплары

“Биктырыш” дигән китабым 1968 елда язылып, Уфада башкорт, Мәскәүдә берничә тапкыр урыс телендә басылып танылу алды. 40 елга якын китап Татарстанда читләштерелеп торылды. Бары 1996 елда гына, үз хисабыма, Казанда басылды.

Соңгы вакытта “Биктырыш” китабының татар балалар шигъриятендә тоткан урыны хакында уйлана башладым, бөтендөнья балалар шигърияте белән булганча таныштым. Аннан урыс балалар әдәбиятын, замандашларыбыз иҗатын айкап чыгарга туры килде. Шулар арасында “Биктырыш”ымның тоткан урынын билгелисем килде. Шушы юнәлештә “Татар балалар шигърияте һәм “орчык малай “Биктырыш” дигән китабымны яздым. Ул минем 10 ел гомеремне алды.

Укучыга бу әсәр тиешле азык китерер, дип уйлыйм. Тәнкыйть кешенең бимазасына тимичә, ачык булырга тиеш. Балаларга нәрсә бирәбез – белү зарур. Без – Тукайлы халык. Аның эшен дәвам итәргә тиешбез.

Ырдык-шырдык көлдергеч шигырьләр белән бала мәнфәгатен тарайту дөрес түгел. Соңгы 30-40 елда тәнкыйтебез бетү аркасында татар балалар шигъриятенә тиешле сүзебезне әйтмәдек. Мин шушы китап аша үз фикеремне әйттем һәм һич тә үкенмим”, ди А.Хәлим.

Айдар Хәлимнең балалар шигъриятенә анализ ясап язган яңа китабы әлегә язучылар һәм шагыйрьләргә генә таныштыр. Китапны укыган язучы Дөлфәт Хәрби аңа карата үз фикерен белдерде.
“А.Хәлимнең балалар шигъриятен тирән анализ белән тәнкыйтьләвен уникаль күренеш, дип атыйм. Ул балалар шигырьләре язып, зур исемнәр алган шәхесләр алдында да “ләббәйкә” дип тормый, аларның кайбер шигырьләрен балалар өчен зарарлы, дип тә яза”, диде ул.

“Айдар Хәлимнең “Биктырыш”ын укыган бала алга таба милләткә хезмәт итәчәк, китап балалар өчен файдалы. Соңгы китаптагы тәнкыйтьләр дә нигезле. А.Хәлим һәр иҗат кешесенә игътибарлы. Ул дөнья әдәбияты белән якыннан таныш. Көчле шәхес буларак, чәнечкеле дә. Аңа үпкәләргә ярамый”, дигән фикердә тора Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Айрат Суфиянов.

Шунысын да искәртик, А.Хәлим соңгы китабында тәнкыйть белән генә мавыкмый, бик күп балалар язучыларының балада бөек сыйфатлар тудыра ала дип санаган әсәрләрен уңай мисал итеп китерә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG