Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:21

23 февраль чечен һәм ингушлар өчен кайгы көне


Грозныйда сөрген корбаннарына куелган һәйкәл

Грозныйда сөрген корбаннарына куелган һәйкәл

67 ел элек Сталин чечен һәм ингушларны Казакъстан һәм Кыргызстанга сөрү карарын чыгара. 23 февраль чечен-ингушлар өчен истәлек һәм кайгы көне

Бу көнне 1944 елгы сөрген корбаннарын Чечня белән Ингушетиядә генә түгел, ә чит илләрдә яшәүче чечен һәм ингушлар да искә ала. Мәчетләрдә догалар кылына, искә алу чаралары уза.

Әлеге чараларда өлкән яшьтәге әби-бабайлар хатирәләрне искә төшерә. Ул вакытта бала гына булсалар да күбесе бу мәшхәр елларны шактый яхшы хәтерли. Аларның берсе - Чечняның төньягында яшәүче 84 яшьлек Тамара Мортазалиева ул вакытта күп әйбергә түзәргә туры килүен әйтә.

“Мөмкин булган кадәр сабыр иттек. Бөтенебезне бер вагонга кертеп тудырдылар. Анда картлар да, балалар да, авырулар да булды. Шул вагонда бер кечкенә генә мич куелган иде. Һәм без анда кукуруз оныннан ясалган ипиләрне җылытып ашап исән калдык. Поезд туктап торганда исә солдатлар кереп үлгәннәрне тартып чыгарып кайдадыр алып китә иде. Үлүчеләр бик күп булды. Без хәтта үзебезнең туганнарны соңгы юлга да озата алмадык. Менә бүген бик салкын. Безне сөргенә җибәргән көнне көчле буран булды, каты кар яуды. Кыскасы мәшхәр иде”, ди ул.

Чыннан да чечен һәм ингушларны сөргенгә җибәргән көнне каты кар ява. Шул сәбәпле аларны күчерү озаккарак сузыла. Шуңа да карамастан инде 29 февральгә (Кәбисә елы) 478 мең 479 кешене вагоннарга төяп Үзәк Азиягә озаталар. Әмма вакытка сыешмаганлыктан, НКВД солдатлары кайберләре белән артык вакланып тормаска була. Мисал өчен таулы Хайбах авылында 700 кешене бер урынга кертеп яндырып үтерәләр. Аларның иң олысына инде 100дән арткан, иң кечесенә бары бер көн булган.

Чеченнар тешләрен кысып түзде

Сөргенгә озатылганнарның да меңнәрчәсе юлда салкыннан һәм ачлыктан үлеп кала. Үзәк Азиягә килеп төшкәч тә аларның бернинди хокуклары булмый. Һәм анда үткән 13 елны чечен һәм ингушлар коточкыч еллар буларак искә ала. Шуңадыр 1957 елның гыйнварында кире кайтырга мөмкинлек бирә торган фәрман кабул ителгәч, дистәләрчә мең чечен һәм ингуш хезмәт урыннарын, милкен ташлап кайтуга таба чыга. Әгәр хөкүмәт шул елны 17 мең гаиләнең кайтуын планлаштырса, чынлыкта алар ике тапкырга күбрәк була. Шуңа җәй көнне кире кайтуны туктатып тору турында кара кабул итәләр. 13 елдан соң кире туган ягына кайта алган, хәзер 76 яшен тутырган Айшәт Моратова хәтта үзләре белән бер ятим кызны да алып кайтуларын әйтә.

“Минем апам Ами – алман милләтеннән. Ул балалар йортында үскән. Әтиебез аны үзебезгә алды. 13 елдан соң ул безнең белән Чечняга кайтты. Хәзер ул инде 80 яшен тутырды. Без аны гомер буе карадык һәм хәзер дә бер гаилә булып яшибез”, ди ул.

Сөргеннән кайткач, чечен-ингушлар совет хөкүмәтенә үпкә сакласалар да, 90нчы елга кадәр берни булмаган кебек яшәүләрен дәвам итә. Чечняның сөргендәге юлбашчысы Әхмәт Закаев әйтүенчә, 90нчы елдагы кечкенә генә ялкын инде 44 елгы сөргенне дә искә төшерде һәм аннан соңгы килеп чыккан хәлләргә сәбәп булды.

Мәскәү генә ачуланмасын

Ләкин Чечняның бүгенге җитәкчелеге Русия рәсмиләрен ачуландырмас өчен хәтта тарихны да сөртеп ташларга риза. Мисал өчен күптән түгел Чечняда сөрген корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлне хакимият Грозный үзәгеннән читкә күчерергә булды. Янәсе һава аланыннан килгәндә күренеп кала торган бу һәйкәл Мәскәү кунакларына ошамый икән. Хокук яклаучылар һәм җәмәгатьчелек каршы чыккач, әлеге һәйкәл күчерелмәде, әмма ул койма белән уратып алынган килеш тора.

Сталинның чечен-ингушларны сөргенгә җибәрү вакыйгалары турында чын дөреслек әле соңгы вакытларда гына ачыла башлады. Чөнки элегрәк моны сөйләү катгый тыелган иде. Мисал өчен Ингуш республикасында иң танылган һәм абруйлы язучыларның берсе Исса Кодзоев ингушлар һәм чеченнарның сөйләүләренә нигезләнеп, 1944 елгы сөрген турында китап яза һәм шул басмасы өчен милләтчел һәм советларга каршы пропагандада гаепләнеп, дүрт елга хөкем ителә.

Әйтергә кирәк, Русия күләмендә 23 февраль Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп узылса, Чечняда ул ел саен Искә алу һәм кайгы көне буларак үтә. Кайбер Русия төбәкләре аларга кушылып, шулай ук 23 февральдәге бәйрәм чараларын күчерергә тәкъдим итә. Мисал өчен ике ел элек милиция “Геноцид бәйрәме” дигән кәгазьләр ябыштырып йөрүче Улан-Удэдагы “Демократия берлегенә” керүче ике журналистны тоткарлаган иде. Мәхкәмә аларны гаепле дип табып, 100 мең сум штраф түләү җаваплылыгына тартты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG