Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:24

Узган көннәрнең берендә Казанда “Һуннар тарихы” исемле китапны тәкъдим итү чарасы булган иде. Бу китапка карата, әлеге чараның үзендә дә, "Азатлык" радиосы сайтында да төрле бәхәсле фикерләр күп булды. Әлеге китапны чыгаруга күп көчен куйган Илдус Садыйк моңа карата үз фикерләрен белдерде.


“Һуннар дөньясы” китабы инглиз теленнән әлегә рус теленә генә тәрҗемә ителгән булса да, татар җәмәгатьчелеген битараф калдырмады. Татар тарихы белән мавыккан һәркем әлеге китап белән кызыксынуын күрсәтте.

Кайберәүләр китапның тәрҗемәсен тәнкыйтьләде, кайберәүләр интернет аша, китапны тәрҗемә итүчегә һәм аны бастырып чыгаручыларга үз рәхмәтләрен җиткерде. Бары тик 500 тираж белән генә басылып чыккан әлеге китап бүгенге көндә таралып бетеп килә инде.

Басманы Татарстанда нәшер итү эшен оештырган җәмәгать эшлеклесе Илдус Садыйк сүзләренчә, хәзер инде матди якларын хәл итеп, икенче басмасын хәзерләргә дә вакыт җиткән. Аннан соң, аны татар теленә дә тәрҗемә итеп булса, бик мәслихәт булыр иде, ди Илдус Садыйк.

"Азатлык" радиосы сайтында бу китапка карата күпләр үз фикерләрен язып калдырды һәм хәзер дә сорау-тәкъдимнәр еш языла бирә. Тыңлаучыларның күпчелеге мондый тарихи китапның басылып чыгуына үзләренең шатлануларын белдерә. Һәм китаптагы кайбер хаталарны санап утырмаска, шушындый китапларны алга таба да бастырырга кирәк, дип саный.

"Уртак фикергә килү – бәхәснең төп максаты"

Көн үзәгендә торган китапка "Азатлык" радиосының форумында әйтелгән фикерләр белән без Илдус Садыйкка мөрәҗәгать иттек. Фәнни җыелышларда тәнкыйть-бәхәсләр булмый калмый, мондый бәхәсләрне табигый хәл итеп кабул итәргә кирәк, дип саный ул.

"Әгәр дә бәхәс булмый икән, ул теманың кызыгы да булмый. Һәрбер кеше үзенчә уйлый, шуңа күрә төрле фикерләр булуы мөмкин. Ләкин шул ук вакытта үз фикереңне тарихи чыганакларга таянып дәлилләргә кирәк. Бер урта фикергә килүне бәхәс клубы һәм форумнарның төп максаты дип табам. Юк-барга игътибар итмәскә кирәк.

Форумда китап тәрҗемәсенең яхшы булмавы турында да сөйләшү булды. Тик, минемчә, алай дип әйтер өчен, китапның инглиз телендәгесен укып чыгарга кирәк. Әйтик, тарихчы Искәндәр Измайлов та китапның оригиналын укымаган. Белмим, ул ничек укымыйча тәнкыйтьли алгандыр.

Шуны да әйтергә теләр идем - китап русчага тәрҗемә ителгәч, өч-дүрт мәртәбә фәнни редактор тарафыннан тикшерелде", диде ул.

Китапка чит төбәкләрдә дә ихтыяҗ бар

Илдус Садыйк әйтүенчә, китапны Татар иҗтимагый үзәгеннән алып була. Шулай ук әлеге басма белән чит төбәкләрдән дә кызыксынулары турында да сөйләде ул:

"Китапны тарату эшен без ике төрле юл белән алып барабыз. Әйтик, чит илләрдән сораучыларга бу китапны мин үзем җибәрәм. Бер өлешен Төркиягә җибәрдем инде. Беларустан сорыйлар, Балтыйк буе илләреннән ихтыяҗ бар. Минемчә, алар "Азатлык" радиосы аша ишеткәннәрдер инде. Оренбурдан, Казакъстаннан да сораучылар бар. Гомумән, кызыксынучылар бик күп.

Китапны бу тирәдәге кешеләргә исә татар иҗтимагый үзәге тарата. Аңа мөрәҗәгать итсәгез, әлегә китаплар бар, сатып ала аласыз", ди Илдус Садыйк.

Аның сүзләренчә, бу китаптан аның кулында хәзер инде 100ләбе генә калган. Кешедә кызыксыну күп, ә китаплар бик күп түгел, ди ул.

Китап кайчан татарчага тәрҗемә ителер икән дигән сорауларга ул, әлегә бу хакта китапны русчага тәрҗемә иткән Вил Мирзаянов белән фикерләшүләрен, китапның алга таба татарчага тәрҗемә итәргә теләүләрен белдерә.

Акча булса, икенче басма турында уйлаша башлар идек. Әмма аның өчен иганәчеләр кирәк, дип белдерә Илдус Садыйк.

Шәймиев белән очрашу

Әлеге китап басылып чыгу уңаеннан Илдус Садыйкны Татарстанның элеккеге президенты Минтимер Шәймиев тә кабул иткән.

"Очрашу вакытында мин аңа бу китапны бүләк иттем. Бик кызыклы һәм матур әңгәмә килеп чыкты. Бер сәгатьтән артык сөйләшеп утырдык. Шәймиев бу китап белән бик кызыксынды. Бу һичшиксез татарлар өчен бик файдалы китап дип әйтте, безнең тарихны ерак чит илдәге тарихчының да язуын билгеләп үтте", ди ул.

"Тарихны белү – ул киләчәкне күзаллау"

Әлеге китапның тарих фәне өчен генә түгел, татар милләте киләчәге өчен дә әһәмиятле булуын ассызыклап китте Илдус әфәнде.

"Бу китап халкыбыз арасында күбрәк таралсын иде. Татар халкы элек-электән китап яраткан. Бу китапны да татарчага тәрҗемә итеп, халыкка таратырга иде. Бигрәк тә яшьләр үз тарихларын белсен иде.

Татар халкын туплар өчен, аның тарихи горурлыгын арттырырга бу китапның ярдәме булсын иде. Тарихны белү – ул киләчәкне күзаллау дигән сүз.

Әгәр дә син тарихыңны белмисең икән, кайчан да булса эшләгән хаталарыңны кабатларга мөмкинсең. Ә аны кабатламас өчен, тарихны белергә кирәк.

Үз тарихын белгәч, безнең халыкның горурлыгы да күтәреләчәк һәм үзенең дәүләтчелеген дә яңадан төзиячәк, дип ышанам. Безнең мөстәкыйль дәүләтебез булган һәм булачак, дигән фикердә яшим мин", диде Илдус Садыйк.

Тарих шуның өчен безгә кирәк тә инде дип, үз теләкләрен белдерде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG