Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефтькә бәяләр тагын артты


Бүген тагын нефтькә бәяләр күтәрелде. Атна башында нефть бәясе 3-9% ка, ә чәршәмбе көнне 2-3% ка арткан иде.

Европада нефтьнең Brent төре апрельдә Лондондагы биржа сәүдәсе бәясеннән 7% ка күтәрелеп, берара мичкәсе 119 баррель булып, соңгы ике ярым ел эчендә иң югары ноктага җиткән иде.

Кушма Штатларда нефтьнең West Texas төре апрель белән чагыштырганда 5,5% ка артты. 2009 елның көзеннән соң кабат мичкәсе 100$ сызыгын узып китте.

Либия ОПЕКка кергән 12 нефть табучы ил арасында 8 нче урында тора. Африкада Нигерия һәм Анголадан кала 3нче урында. Дөньяда табылган бөтен нефтьнең 2% ы Либиянеке.
XS
SM
MD
LG