Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:14

Түбән Камада яшәүче Илнур Зәйнуллин Татарстанда иң күп кош-корт үстерүче фермер булып санала. Узган ел аңа коры җәй мәшәкатеннән тыш өстәмә бер авырлык та өстәлгән: авылдашлары фермадан чыккан сасы истән зарланып, шикаятьләр яза.


Республика җитәкчеләре авыл җирендә хосусый хуҗалыкларны арттырырга кирәк дип сөйләп торган чорда, эшмәкәр Зәйнуллинга аяк чалырга теләүчеләр булу күпләрне уйга калдыра.

22 февраль көнне генә Түбән Камада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов булып киткән иде, ул районның нәкъ менә авыл хуҗалыгы өлкәсендә артта калуын әйтте. Әлеге төбәк шәхси хуҗалыкларны үстерүдә республикада 35нче урында икән. Без кызыксынган Зәйнуллин шәхси хуҗалыктан тыш Кызыл Чапчак авылында крестьян фермер хуҗалыгын тотучы булып та санала.

Күршеләр фермерны авылдан куамы?

Кызыл Чапчактагы кайбер кешеләренең Илнур әфәндегә шикаять язулары журналистларны да битараф калдырмый, республиканың төрле телеканаллары да килгән монда.

Илнур Зәйнуллин журналистны тавык үстерү тәртибе белән таныштыра
“Земля-землица” исемле иҗтимагый газет бу мәсьәләне авылга килеп тикшерә. Ләкин журналист Гөлия Габдрахманова кош-корт исенең авыл халкына зыянын үзе сизми. Әлбәттә, ризасыз күршеләрне очрата ул.

“Зәйнуллин хуҗалыгын авылдан читтә ясасын, иртән һәм кичен кош тизәге исенә түзеп булмый. Казлары-үрдәкләре бик күп, исе, пычрагы безгә кадәр килә”, дип зарлана Фәния Хәкимханова. Ләкин журналист монда бернинди сәер хәл күрми, чөнки Зәйнуллин кебек үз йорты тирәсендә хуҗалык тотучылар авыл саен диярлек.

Түбән Кама мәхкәмәсе Зәйнуллин кошчылык белән шөгыльләнүен туктатсын дигән карар да чыгарган була. Ул мәсьәләне Илнур әфәнде Татарстанның югары мәхкәмәсе аша чишә. “Земля-землица” газеты журналисты район хокук сакчыларының фермерга бәйләнү сәбәбен Кызыл Чапчактагы аерым кешеләрнең тәэсиреннән күрә. Зәйнуллинга күрше йортта эре ширкәт мөдире яши икән.

Кош-корт үстерүче Зәйнуллин ничек яши?

Каз, үрдәк, тавык үстерүче Илнур Зәйнуллин авылдашлар белән булган хәлләргә елмаеп карый. Аны күбрәк эшлисе эшләр, бүгенге көн борчый. Узган ел фермерга шактый авырга туры килгән, берьяктан һава торышы, икенчедән күршеләр. Ләкин ул оптимист кеше икән.
Зәйнуллинның шәхси хуҗалыгы


“2010 елда 2 мең каз, мең ярым үрдәк үстереп саттык. Бүген хуҗалыкта 10 меңгә якын тавык йомырка сала, 50 баштан артык мөгезле эре терлек үрчетәбез. Сөт, йомырка сатабыз. Авыл халкы, район үзәгеннән килеп алалар”, диде Илнур әфәнде. Кышкы айларда 5, җәен 10-15 кешене эшле итә. Аларга 10-15 мең эш хакы бирәм ди. Эшнең зур өлешен үзе эшләргә тырыша. Зәйнуллинның кош-корт, мал-туарыннан тыш 200 гектарга якын җире дә бар икән.

Авыл аны эшле-ашлы иткән

“Мин үзем авыл егете, Түбән Чаллы авылында тудым. Әти-әнием игенчелек-терлекчелек белән шөгыльләнә. Авылдан чыгып китеп булмый. Шунда туган, шунда үсәбез. Кызганыч, авыллар бетеп бара, эшләргә кеше табу кыенлашты”, дип дәвам итте сүзен фермер.
Көнгә меңләгән йомырка салучы тавыклар


Ни өчен кошчылык белән шөгыльләнергә булганын да аңлатып китте ул.

“Красный ключ” кошчылык фабрикасы банкротлыкка чыгып ябылды. Мин шундагы җиһазларны алып, кош-корт үрчетергә булдым.

Тавыкларга җылы бина кирәк түгел, алар үзләре аны җылы тота. Без аларны кышын гына тотабыз, җәен терлек асрап, казлар үстерәбез”, ди Зәйнуллин.

Күптән түгел Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы аңа гаилә фермаларын үстерү програмы нигезендә акча бүлеп биргән. Илнур әфәнде белдергәнчә, министрлык аңа нык ярдәм итә. Хәзерге вакытта алга таба хуҗалыгын тагын да арттыру өстендә эшли ул. Бары тик шул күршеләрнең кара көнчелеге генә аңа бераз комачаулый икән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG