Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:45

Татарстан нефтьчеләре Либиядән өйләренә кайтты


Либиядәге "Татнефть" скважинасы. Наил Хәбибуллин фотосы.

Либиядәге "Татнефть" скважинасы. Наил Хәбибуллин фотосы.

Чуалышлар җәелгән Либиядә Татарстан кешеләре калмаган. “Казан” халыкара һава аланына “Татнефть” оешмасы хезмәткәрләрен утырткан очкыч кайтып җитте.

Кайтучыларның күпчелеге илнең башкаласы Триполидән. Анда да бәрелешләр булган, атыш тавышлары ишетелгән.

Либиядә "Татнефть" оешмасыннан, гаиләләре белән бергә барлыгы 80 хезмәткәр эшләгән.

Аннан кайтучылар сүзләренчә, чуалышлар кабынып китүгә илдә азык-төлеккә кытлык башланган. Кешеләр сәгатьләр буена ипи һәм су өчен чиратларда торган.

Наил Хәбибуллин "Татнефть" оешмасының Либиядәге филиалында 2005нче елдан бирле эшли. Моңа кадәр бу илдә бернинди чуалышлар да күзәтелмәде, ди ул.

"Хәзерге вакытта Либиядә хәл бик катлаулы. "Татнефть" оешмасында эшли торган бар кеше дә кичә исән-имин кайтып җитте. Анда чакта безнең иминлеккә берни дә янамады.

Безне Либиядән илебезгә алып кайтучылар бик тиз һәм оператив эшләделәр. Кыска гына вакыт эчендә илдән чыгару өчен бар мөмкинлекләрне дә файдаландылар.

Һава аланында бераз тоткарлану булды анысы. Илдән китәргә теләүчеләр бик күп иде. Шуңа күрә һава аланына кереп булмый", ди ул.

Наил Хәбибуллин сүзләренчә, Либиядә чуалышлар туктаган очракта "Татнефть" эшчеләре кабат бу илгә эшләргә китәргә уйлый.

"Татнефть"нең килешүләре үз көчендә кала. Алдан ни дә булса әйтү иртәрәк. Чөнки көн саен үзгәрешләр бара, ди ул.

Хәзерге вакытта Либия ике якка бүленгән кебек. Башкала Триполи белән илнең көнбатыш өлеше - Каддафи яклы, ә көнчыгыштагылар - Каддафига каршы чыгучылар. Аларда корал да, танклар да бар, ди Наил Хәбибуллин, "Татнефть" оешмасының Либиядәге филиалы җитәкчесенең урынбасары.

Аның сүзләренә караганда, Либиядәге хәлләр илне ватандашлар сугышына алып бара.

XS
SM
MD
LG