Accessibility links

Кайнар хәбәр

Имамнарны татарлаштыру өчен РИУда татар кафедрасы ачыла


Татар конгрессының күптән түгел Русия ислам университетында узган утырышында имамнарны татарлыктан читләштермәү турында сүз барган иде. РИУ тиешле чараларны инде күрә башлады - анда татар теле һәм милли тарих кафедрасы ачыла.


Татар теле һәм милли тарих кафедрасы киләчәктә дини үзенчәлекләрне исәпкә алган укыту әсбапларын әзерләү, имамнарны милли тарих белән таныштыру эшен алып барачак. Әлегә исә исламият шәкертләре милли тарихка игътибар бик биреп бетерми. Яңа кафедра үзенә күрә бер методик үзәк булырга тиеш. Ул дини уку йортларында татар телен, тарихын укыту алымнарын тикшерәчәк.

Татар теле дәрәҗәсен сәясәт хәл итә

Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин биргән мәгълүматларга караганда, дини уку йортында белем алучыларның 90%ы татарча инде белә икән. Әмма биредә гел татарлар гына укымый. БДБ һәм Русия төбәкләреннән килгән башка милләт кешеләре дә бар. Университетта укытучы 48 остазның бер өлеше генә татарча белем бирә ала.

Рәфыйк Мөхәммәтшин
Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, татар теленең кулланыш дәрәҗәсен кафедра ачып кына хәл итеп булмый. Шулай да бу үзенә күрә зарури бер адым.

“Татар телен тиешенчә укыту дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителә торган проблем булып кала”, ди Мөхәммәтшин.

Хәзер РИУда татар теле күп булмаса да фән буларак укытыла. 9 фән татар телендә алып барыла. Ректор алга таба татарча фәннәрне арттыру чараларын күрә.

Русия төбәкләрендә имамнар проблемы


Дөрес, Татарстанда татар имамнарына әллә ни кытлык юк. Казан мәчетләрендә, бер-икесеннән тыш, вәгазьләр татар телендә бара. Әмма татарлар яшәгән чит төбәкләрдә татар телле имамнарга ихтыяҗ бик зур.

“РИУны бетереп кайткан имам татарча белмәсә, бу безгә оят булачак, татарлар алдында биткә кызыллык китерәчәк. Имамның урысча вәгазь сөйләвен күз алдына китерү мөмкин түгел иде. Әмма бу инде гадәткә керә бара. Татарстаннан читтә булган төбәкләрдә моны туктату инде шактый авыр”, ди Мөхәммәтшин.

Татарстан имамнары да татарча белмәсә?

Әмма Татарстандагы 1300 мәчетнең дүрттән берендә генә белемле имамнар бар. Димәк, 1000 якын мәчеттә әзерлекле имамнар юк булып чыга. Авылларда дин эшләрен бабайлар алып бара.

“Татар телен, милли тарихны белмәүче яшьләр авылларга кайта башласа, тагын проблем килеп чыга. Шуңа Татарстанда имамнар әзерләү мәсьәләсе хәл ителгән дип сөйләү дөрес түгел. Әгәр яшьләр дә татарча белмәсә, нишләрбез? Татарлар яшәгән чит төбәкләрдә бу инде зур проблем.

Мулланың вазифасы мәчеттә намаз уку гына түгел. Инкыйлабка кадәр имам татар зыялысының бер вәкиле булып саналган. Алар милли тарих турында да сөйләргә тиеш”, ди РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Татар конгрессының РИУда узган утырышында катнашкан тарихчы Дамир Исхаков Татарстанда дин эшләре татар телендә алып барылырга тиеш дип саный. “Татар телен белмәүчеләр бик күп түгел инде. Алар аз”, ди Дамир Исхаков.
XS
SM
MD
LG