Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Россиянин" бәхәсенә Шәймиев тә кушылды


Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Русиядә “гомумсәяси милләт” (“политическая нация”) булдыру һәм милли республикаларны бетерү идеяләре белән килешмәвен белдерде. Ул илдәге катлаулы милли мәсьәләләрне чишүдә Федерация Шурасы активрак катнашырга тиеш дип тә уйлый.


“Чыгышы белән татар булган русияле” кебек сәер сүзтезмәләр уйлап табу, татарларга астыртын гына аны тагарга маташу - бернинди шулпага бутап та кабул ителмәслек әйбер. Безнең язмышка шундый зур йогынты ясый алырлык уй-фикерләр һәм тәкъдимнәр бары тик Русия конституциясе нигезләреннән генә чыгарга тиеш. Ә анда "бар суверенлыкның һәм Русиядәге хакимиятнең чыганагы булып аның күпмилләтле халкы тора дип язылган”, дип белдерде 24 февральдә Шәймиев “Интерфакс”ка.

Соңгы вакытта илдә “сивиль милләт” һәм “этник милләт” төшенчәләренә яңа мәгънә салу тырышлыкларын ул әнә шулай бәяләде.

Шәймиев сүзләренчә, милләтара мөнәсәбәтләр бүген, һичшиксез, бик авыр проблем булып тора. Һәм аны хәл итү дә “бер мизгел эчендә генә дә, шулай ук гади генә дә була да алмый”. “Бүген Русия федерациясендәге һәрбер кеше, аның ватандашлары буларак, үзен инде болай да русияле итеп тоя, әмма сүз миллилек, кайсы милләттән булу турында чыгуга һәрберсе үзенең тумыштан һәм чыгышы белән кем булуын әйтә - һәм бу фактны һәрвакыт исәпкә алырга кирәк”, диде Татарстанның элекке президенты.

"Кычытмаган җирне кашу"

Шәймиев шулай ук Дәүләт думасы вице-спикеры, ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновскийның милли республикаларны бетерү, аерым алганда, Татарстанны “Казанский край”га әйләндерү турында әйткән фикерләренә аптыравын белдерде.

“Халыкның бик акыллы итеп “Кычытмаган җирне кашыма” диюенә карамастан, менә тагын җәмәгатьчелеккә Русия федерациясе эчендәге республикаларны бетерү идеясе, ә дөресрәге, дәүләт төзелешен үзгәртүгә китерәчәк провокация тагыла”, диде Шәймиев.

Аның сүзләренчә, үзен “юрист улы” дип атаучы Жириновский әфәнде, ә хәзер исә ул әле, үзе белдерүенчә, инде агроном баласы да икән, әлегә кадәр үзенең кайсы милләттән булуын ачыклый алмаган". Әмма үзендә бу мәсьәләдә һаман да буталчылык булуга карамастан, ул бик белдекле киңәшләр бирергә ярата.

“Үзенең каян килеп чыгуы, милләте һәм ата-бабаларының тамыры турында әнә шулай фикерләүченең карашы ни гаҗәп төрле сораштыруларга нигез итеп алына. Моның артында ниндидер көчләр бар, әлбәттә", ди Шәймиев.

Моңа кадәр Жириновскийның шушы тәкъдимен Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов та кискен тәнкыйтьләп чыккан иде.

Милләтара мөнәсәбәтләр бик нәзберек


“Аннан да битәр, Дәүләт думасының вице-спикеры авызыннан Русиянең төп канунындагы 5нче маддәсенә турыдан-туры каршы килүче тәкъдим чыгу нык гаҗәпләндерә. Анда “Русия Федерациясе республика, край һәм өлкәләрдән тора дип бик анык язылган”. Милләтне билгеләүгә килгәндә, Шәймиев Русия конституциясенең 26 нчы маддәсен искә ала. Анда һәркем үз милләтен үзе билгеләргә һәм күрсәтергә хокуклы диелгән.

“Дәүләт башлыгы Дмитрий Медведев тарафыннан үткәрелгән рәсми чаралар һәм милләтара, динара мөнәсәбәтләрне камилләштерү, экстремизимны бетерү турында әйтелгән сүзләр сурәтендә Жириновскийның үз-үзен шулай тотуы иң кимендә үкенечле”, дип белдерә Шәймиев.

Татарстанның дәүләт киңәшчесе федераль хакимиятне милләтчелек һәм ксенофобиянең әз генә булган чагылышына да зур игътибар бирергә чакырды. “Милләтара мөнәсәбәтләр – бик нәзберек бер нәрсә, анда вак-төяк булмый. Шунлыктан илдә теләсә нинди милләтчелек һәм ксенофобия күренешләренә тиешле җавап кайтарылырга, алар тамырыннан ук юк ителергә, хакимият милләтара мөнәсәбәтләргә бик зур игътибар бирергә тиеш”, дип белдерде ул.

Шәймиев шулай ук Русиянең "төптән уйланган милли сәясәте" булырга тиешлеген дә тагын бер мәртәбә кабатлады.

Шәймиев сүзләренчә, төбәк җитәкчеләре бу проблемнар белән һәрдаим очрашып тора, әмма аларның тырышлыгы гына җитәрлек түгел. “Хәзер менә туган тел язмышын хәл итә торган мәгариф стандартларын булдыру төбәк башлыкларыннан гына тора мени? Яисә мәктәпләрдә ничек итеп дин дәресләрен укытуга караган, озакка сузылган бәхәсләрне алыйк. Дөньяви дәүләттә сүз бары тик төрле диннәрнең нигезләрен өйрәнү турында гына барырга мөмкин һәм бу очракта инде хәлиткеч сүзне конфессия вәкилләре һич әйтергә тиеш түгел, бу дәүләт эше, ди Шәймиев, чиркәүнең мәгариф өлкәсенә нык тыкшына башлавына ишарә итеп.

Федерация шурасының абруе җитәрлек түгел

Шәймиев фикеренчә, бар бу милли проблемнарны хәл итү эшенә күпмилләтле Русиядә төбәкләр мәнфәгатен яклаучы саналган Федерация шурасы да кушыла алыр иде. “Әмма моңа бер киртә бар - Федераль җыенның югары пулаты халык арасында җитәрлек абруйга ия түгел. Кайсы яктан карама, бу хәлне нормаль дип атап булмый”, дип исәпли Шәймиев.

Шулай ук ул, сенаторлар да, шураның рәисе дә югары пулатта эшләгән чорда, үзләренең төрле фиркәләрдәге әгъзалыгын туктатып торырга тиеш, дип уйлый. Шәймиев фикеренчә, шул очракта гына алар хәзерге кебек үзара талашкан партияләрнең түгел, ә конституциядә каралганча, төбәкләрнең мәнфәгатьләрен яклый ала.
XS
SM
MD
LG