Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО генераль секретаре Украина җитәкчелеге белән очрашты


Расмуссен (с) һәм Янукович.
Расмуссен (с) һәм Янукович.
НАТО Украина белән хезмәттәшлекне активлаштырырга җыена. Бу хакта НАТО генераль секретаре Андрес Фог Расмуссен Киевта Украина җитәкчелеге белән сөйләшүдә әйтте.

Расмуссен Украина президенты Виктор Янукович, Югары Рада рәисе Владимир Литвин, тышкы эшләр министры Константин Грищенко белән очрашты.

Сөйләшүләрдән соң үткән матбугат очрашуында, Украинаны ракета калканы системасы булдыруда НАТО белән хезмәттәшлек кызыксындыруы белдерелде.

Расмуссен Украина җитәкчелеген хәрбиләр һәм полиция әзерләү өчен Әфганстанга белгечләр җибәрү мөмкинлеген карарга чакырды.
XS
SM
MD
LG