Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:49

“Төньяк Африкадагы Әл-Каидә” Либия башлыгына каршыларга теләктәшлек белдерергә чакырды


“Төньяк Африкадагы Әл-Каидә” барлык мөселманнарны Либия башлыгы Муаммар Каддафига каршы күтәрелешләрдә теләктәшлек белдерергә чакырды.

Бүген исламчы интернет сәхифәләренең берсенә урнаштырылган белдерүдә бу чакыру беренче чиратта галим һәм журналистларга юлланган дип әйтелә. Каддафи “җинаятьче тиран” дип атала.

Бу хакта экстремистларның активлыгын күзәтеп баручы SITE Intelligence Group американ оешмасы хәбәр итә.

“Төньяк Африкадагы Әл-Каидә” Алжирга урнашкан.

XS
SM
MD
LG