Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия илчесе Русия тышкы эшләр министрлыгына чакырылды


Дипломатка Либиядә калган Русия белгечләренә һәм аларның гаиләләренә иминлек тәэмин итү үтенече җиткерелгән. Бу хакта илчелек вәкиле Александр Лукашевич хәбәр итте.

Сирт һәм Рас-Лануф шәһәрләрендәге русияләргә Черногориядән паром җибәрелгән. Ул 27 февральдә анда барып җитәр дип көтелә.

Лукашевич сүзләренчә, Сирт шәһәреннән Русия ватандашларын МЧС очкычы белән чыгару мөмкинлеге дә тикшерелә.
XS
SM
MD
LG