Accessibility links

Кайнар хәбәр

WikiLeaksны оештыручы Швециягә тапшырылырга мөмкин


Джулиан Эссанж Дондондагы мәхкәмәдә
Джулиан Эссанж Дондондагы мәхкәмәдә
WikiLeaksка нигез салган Джулиан Эссанж Швециягә тапшырылырга мөмкин. Аны җенси җинаятьләрдә гаеплиләр.

Лондондагы мәхкәмә әнә шундый карар чыгарды. Мәхкәмә карары нигезендә, көчләү һәм җенси эзәрлекләүдә гаепләү – экстрадиция өчен җитәрлек дәлил.

Эссанж атвокатлары мәхкәмә карарын бер атна эчендә шикаять итә ала. Эссанж үзе аның эше уйлап чыгарылган дип саный.

Адвокатлар Кушма Штатларга бирү куркынычы бар дип белдерә. Чөнки WikiLeaks интернет сәхифәсе хөкүмәтнең 10 меңнәрчә яшерен мәгълүматын халыкка чыгарганга Вашингтон ризасызлык белдерә.
XS
SM
MD
LG