Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милиция китә, полиция килә. Коррупция кала


Беренче марттан Русиядә милиция полиция дип йөртелә башлаячак. Ләкин исемгә карап кына аның эшләү алымнары үзгәрер микән?

Русия халкы тормышына большевик фетнәсе белән килгән милиция хәзер инде Көнбатыштагы кебек полиция дип йөртеләчәк. Хакимият бу үзгәрешләр хокук саклау өлкәсендәге коррупция белән башбаштаклыктан арынуга ярдәм итәчәк дип санаса, җәмәгатьчелек моңа шикләнебрәк карый.

«Бер кечкенә генә камилләшүдән тыш, монда берни дә үзгәрмәячәк. Аларны реформа дип атап булмый. Һәм милицияне полициягә үзгәртүдә мин бернинди яңалык күрмим. Бу барлык реформачыл башлангычларга начар тәэсир итә», ди сәясәт белгече Николай Петров.

Советлар берлеге таркалганнан соң Мәскәү милициясен җитәкләп алган Аркадий Мурашев шулай ук ниндидер алга китеш булачагына ышанмый. Хәзер ул либераль-консерватив сәясәт үзәген җитәкли һәм бу өлкәдә бары бер генә яңалык булуын әйтә.

«Бердән-бер кертелә торган әйбер ул - үзәкләштерү. Бу бигрәк тә финанс өлкәсенә кагыла. Төбәкләрдән акчалар алына да эчке эшләр министрлыгына бирелә. Министрлык моның өчен инде шактый еллар тырышты. Үзәкләштерү ул коррупциянең тагын да артуын аңлата. Чөнки үзәкләштерелгән системада коррупция һәрвакыт югарырак булды, ди ул.

Министрлык сәхифәсен үзгәртте

Яңа реформа 2009 елны Русия президенты Дмитрий Медведев тарафыннан тәкъдим ителде. Моңа милициядәге котычкыч җинаятьләр сәбәп булды. Алар арасында иң яңгырашлысы милиция хезмәткәре Денис Евсюковның төнлә Мәскәү супермаркетында халыкка ут ачып өч кешене үтерүе һәм алты кешене яралавы булгандыр.

Реформа киләчәк ун айда полиция хезмәткәрләрен 20%ка кыскартуны һәм калганнарына хезмәт хакын арттыруны күздә тота.

Полициягә эшкә алыначак хезмәткәрләр исә ныклы тикшерү узара тиеш булачак.

Көтелгән реформаның бераз абруен күтәрү өчендер бу атнада Русия эчке эшләр министрлыгы интернеттагы сәхифәсен яңартты, анда хәзер реформага багышланган бүлек бар. Бар да алдан уйланган - хәтта күз күреме начар булган кешеләр өчен дә уку мөмкинлеге булдырылган. Шуннан ук министр Рәшит Нургалиевка хат та юллап була. Сәхифәнең мобил телефон версиясе дә бар.

Күп кенә русиялеләр полиция турындагы яңа канун һәм заманча интернет сәхифә булдыруны уңышлы адым буларак бәяли. Әмма Петров һәм Мурашев кебекләр реформаның хәзер киң таралган башбаштаклыкка нокта куячагында шикләнә. Алар элекке кебек үк милиция җавапсыз калачак дигән фикердә.

Канунга бары милициягә файдалы үзгәрешләр генә кертелде

Узган елны «Левада» фикер белешү үзәге уздырган сораштыруда катнашучыларның 52%ы полиция турындагы канун өстән-өстән генә эшләнгән һәм ниндидер зур үзгәрешләр китермиячәген әйтте. 29% бу хакта бөтенләй фикере булмавын искәртте. Бары тик 19%ы гына уңай якка үзгәрешләргә өметләнүен белдерде.

Интернеттагы "Agenturа.ru" сәхифәсенең баш мөхәррир урынбасары Ирина Бороган бу реформаның бары бер генә уңай ягы бар дип саный.

«Бердән-бер алга китеш - ул әлеге реформа нигезендә, милиция хезмәткәрләренең санын киметү. Чөнки урамнарда һәм метрода өерләре белән йөрүче хезмәткәрләр халыктан акча җыю белән генә мәшгуль. Бу шулай ук икътисади җинаятьчелек белән шөгыльләнүчеләргә дә кагыла. Алары да бизнесменнар өчен генщ куркыныч», ди ул.

Бороган сүзләренчә, яңа канунда офицерларның җәмәгатьчелек алдында һәм массакүләм мәгълүмат чараларында эш турындагы чыгышы тыелган.

Күпләр бу чикләүләр милиция хезмәткәре Алексей Дымовский белән туган шау-шуга бәйле дип саный. Ул үзенең Новороссийски шәһәрендә хокук саклау өлкәсендә тамыр җәйгән коррупция турындагы видеотасманы Youtubе-ка элгән иде.

Бу исә милициядә эшләүче башкаларны да рухландырып җибәрде. Һәм алар гади кешеләрдән акча таләп итү, гаепсез кешеләрне җаваплылыкка тарту турында тасмалар урнаштырды.

Мәскәү милициясенең элекке җитәкчесе Мурашев яңа канунны реформа дип атау дөрес түгел һәм ул бары коррупциянең артуына гына китерәчәк бер адым дип саный.

Җәмәгатьчелек полиция эшчәнлеген күзәтеп бара алмаячак. Гәрчә урамнарда видеокамералар арта барса да, полиция бүлекләренә камералар куюны хокук саклаучылар үзләре кире какты. Шул да кызык - полиция хезмәткәрләрнең көч куллануын тыю турындагы үзгәрешләр дә реформа канунына кертелмәде.
XS
SM
MD
LG