Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта “Ачу көне”. Үлүчеләр дә бар.


Гыйрак башкаласы Багдадта һәм башка шәһәрләрдә меңнәрчә кеше хөкүмәткә каршы чараларда катнаша.

Хавидҗа, Киркук һәм Мосул шәһәрләрендә демонстрантлар белән полиция арасында булган бәрелешләрдә үлүчеләр һәм яраланучылар бар дип хәбәр ителә.

Каршылык белдерүчеләр коррупция һәм эшсезлеккә ризасызлык белдерә, яшәеш челтәре хезмәтен ахшыртуны һәм икътисадый реформалар таләп итә.

Багдадта иминлек көчәйтелгән. Башкала үзәгендәге мәйданга килүче урамнарга гаскәрләр тупланган.

Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики алдан, бу каршылыкны элекке диктатор Саддам Хөсәен яклылар һәм “Әл-Каидә” оештыра, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG