Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:54
Каршылык белдерүчеләргә көч куллану дәвам иткәнгә БМО Иминлек шурасы бүген Муаммар Каддафи режимына каршы чикләүләр кертү мөмкинлеген тикшерәчәк.

Чикләүләргә Либия хөкүмәте түрәләренең башка илләргә чыгуын, илгә корал кертүне тыю һәм түрәләрнең банк хисапларын туңдыру, Либия өстеннән очышларны туктату керергә мөмкин.

БМО кеше хокуклары шурасы да махсус киңәшмә үткәрәчәк. Анда Либияне шурадан читләштерү мәсьәләсе каралачак.

Кичә Каддафи илдәге тәртипсезлекләрдә «Әл-Каидә» йогынтысына эләккән дип яшьләрне гаепләде.

Хәзер хөкүмәткә каршы көчләр Либиянең көнчыгышындагы җирләрнең күп өлешен үз кулына алды. Каддафи яклылар бу җирләрне кире үз кулларына кайтару өчен берничә шәһәрдә баш күтәрүчеләр сызыкларын утка тота.

XS
SM
MD
LG