Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия беренче тапкыр рәсми рәвештә басып алынган көнне билгели


Узган ел Грузия парламенты 25 февральне «Грузия басып алынган көн» дип игълан итү карары кабул итте. Шулай итеп быел бу вакыйга илнең яңа тарихында матәм көне буларак рәсми рәвештә билгеләнә.

1921 елның 25 февралендә Серго Орджоникидзе җитәкчелегендәге 11 нче кызыл армия Грузиягә бәреп керә һәм Тифлисне басып ала.

Радионың Грузиядәге журналисты хәбәр итүенчә, рәсми чаралар Тифлис янындагы Коджори авылында башланган. Анда 90 ел элек Тифлис хәрби мәктәбенең яшь курсантлары совет армиясенә каршы күтәрелгән.

Җомга көнне һәлак булганнар истәлегенә төзелгән һәйкәлгә хакимлектәге фирка вәкилләре дә, оппозиция дә чәчәкләр салды. Бу хәл 90 ел элек булган тарихи вакыйгага бәя бер төрле булуны күрсәтә.

Тифлистә һәм башка шәһәрләрдә Грузия бәйсезлегенә багышланган дәресләр, лекцияләр үтте.
XS
SM
MD
LG