Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядә тагын ике шәһәр баш күтәрүчеләр кулына күчте


Либиянең көнчыгышындагы Аджабия шәһәрендә полиция һәм гаскәр баш күтәрүчеләр ягына чыкты.

Франциянең «Фигаро» газеты хәбәр итүенчә, ул күргәннәр сүзеннән яза, кичә демонстрантлар белән каты бәрелешләрдән соң иминлек көчләре Зауия шәһәрен калдырырга мәҗбүр булган. Зауия ил башкаласы Триполидан көнбатышка таба 50 чакрым ераклыкта урнашкан.

Ил башлыгы Муаммар Каддафи яклылар контролендә булган Триполинең үзендә хөкүмәткә каршы «миллионнар йөреше» узарга тиеш.

Төрле төбәкләрдән меңнәрчә кеше башкалага юл алган, дип хәбәр ителә.

Муаммар Каддафиның улы Сайф әл-Ислам СNN-Turk телеканалына, үзенең гаиләсенең илдән китәргә җыенмавын, үлгәнгә кадәр анда калачак, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG