Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык каршы булуга карамастан Медведев анага ярдәм акчасы канунын имзалады.


Русия президенты Дмитрий Медведев бала карау өчен бирелә торган айлык акчалар тәртибе турында канун имзалады.

Канун нигезендә 2011 елдан анага ярдәм акчасы көмәнгә калган елга кадәр булган ике ел эчендә алган хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Бу хәл ярдәмне өчтән бергә киметәчәк. Аңа кадәр пособия 12 айлык хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә иде.

Русиядәге күп кенә шәһәрләрдә бала карау өчен яңача биреләчәк акчаны киметүгә каршы чаралар узган иде.
XS
SM
MD
LG