Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туниста меңнәрчә кеше катнашында каршылык чаралары уза


Күпчелеге студентлардан торган дистәләрчә мең кеше вакытлы хөкүмәтнең китүен таләп итеп урам йөрешенә чыкты. Алар шулай ук Либия башлыгы Муаммар Каддафига каршы шигарьләр дә кычкырды.

Кызыл Хач һәм каршылык белдерүчеләр сүзенә таянып, France-Presse агентлыгы, гыйнвар уртасында ил президенты Бин Гали алып ташланган вакытта булган халык чыгышларыннан соң, бу хәл Тунистагы иң зур каршылык чарасы, дип хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG