Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вакыйгалар дисбесе: шагыйрь каберен кем көрәр?


"Ватаным Татарстан" газеты, Такташка бәйле истәлекләр юкка чыгып бара, ди
"Ватаным Татарстан" газеты, Такташка бәйле истәлекләр юкка чыгып бара, ди

Февраль аеның соңгы якшәмбесе якынлашканда, Казанда зәмһәрир салкыннар дәвам итә. Шуңа карамастан сәясәт һәм иҗтимагый тормыш казаны кайнап тора.


Гадәттә сәяси шау-шулар, урам чаралары язгы кояш нурлары җылынгач башланып китә. Быел алай түгел. Көннәр салкын, урамнарда җыелып кычкырышу өчен шартлар юк. Әмма мәнфәгатьләр булгач, сәяси сезон ачыла.

Җир салымын арттырган өчен Казан башлыгына каршы митинглар, пикетлар үтә. Мисырда, Либиядә барган инкыйлаб маҗарасыннан котылып кайткан якташлар, туган тел, мәгариф, мәктәпләр тирәсендә барган бәхәсләр, мөфти сайлауга әзерлек, футбол, хоккей бәйгеләре кебек үк, игътибар үзәгендә.

Кемгә нәрсә җитми?

Һади Такташның 110 еллыгы узган дүшәмбедә Камал театры бинасында матур итеп оештырылган иде. Анда шагыйрьнең иң таралган шигырь юллары яңгырап торды. Шунда ук узган гасырның 20нче еллар ахырында Һади Такташка оештырылган әдәби мәхкәмәне да күрсәттеләр.

Сәхнәгә шагыйрьгә мәхәббәтен белдерү һәм шигырьләр уку өчен чыккан кайбер әдипләр сәяси белдерүләр дә ясады. Шул залда яңгыраган өндәмәләр “Ватаным Татарстан” газетының җомга санында зур хәрефләр белән игълан ителде: “Һади Такташның туган җирендә ни нигезе, ни музее, ни һәйкәле юк, Казанда яшәгән йорты җимерек...”

Шунысы хикмәтле – “Ватаным Татарстан”ның беренче битендә басылган шушы сүзләрне юбилей кичәсендә сәхнәдән әйткән Газинур Моратов эшләгән “Мәдәни җомга” газетының яңа санында Такташның туган авылында ачылган музей, шунда ук куелган Такташ һәйкәле белән танышып йөрүче кунаклар, Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов сурәтләнгән фоторепортаж урнаштырылган.
Сыркыды авылындагы Такташ музееннан репортаж, "Мәдәни җомга"

Чыннан да Казандагы Үзәк парк бакчасындагы Такташ каберенә сукмакны кар басып киткән икән. Бер яктан коммуналь хезмәт түрәләре бу юлларны чистартмаган, икенче яктан Такташ каберенә шагыйрьның 110-еллык юбилеена кадәр барып чыгучы булмаган. Пушкинча “К нему не зарастет народная тропа ...” дип әйтеп булмый икән.

“Мәдәни җомга” хәбәр иткәнчә, Татарстан әдипләре Мордовиягә барып, Сыркыды авылында шагыйрьне искә алуда катнашкан. Ә бу җомгада Татарстанның Милли музеенда да Такташ юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.

Гыйсъянчы-шагыйръ Һади Такташка кызыксыну көчәя. Ул авылына кайтып, мулланы кыйнап китәргә вәгъдә итүче шаян шәхес булган. Ә хәзер исә мәчетләр һәм имамнар тирәсендә бернинди шаярусыз җитди көрәш бара.

Имамнар көрәшенә интернет ярдәм итә


Апрель аенда Татарстанга яңа мөфти сайлыйсы бар. Әмма демократия кызган бу чорда хәтта кемнең сайланачагы алдан билгеле түгел. Мөфти вазифаларын башкаручы Илдус Фәиздән башка тагын берничә кеше бу урынга дәгъва итә.

Кайбер районнарда һәм шәһәрләрдә хакимиятнең сүзен тыңламаган мөхтәсибләрне алыштыру тирәсендә тавыш тынып тормый. Руханилар үз иҗтимагый көрәшләрендә телевидение һәм интернет мөмкинлекләрен файдалана.

Әлмәттәге мөхтәсибәт утырышыннан яздырып алган чыгышлар Youtube сәхифәсенә куелгач, компьютерсыз, интернетсыз дип саналган мөселман дөньясында 600гә якын кеше шушы язманы карап та өлгергән.

Ә бит һәр интернет караучы артында дистәләгән интернетсыз гына хәбәр белүче булырга мөмкин. Мондый шартларда сәяси цензура кертү, мәгълүмат агымын чикләү турында хыялланучылар уңышка ирешә алмас.

Казанның “Эфир” телекомпаниясе Илдус Фәизнең элек Тинчурин исемендәге театрда артист булып уйнаганын искә алып, аның яшь егет чагында җырлап, биеп, шаярып йөргән сәхнә күренешләрен күрсәтте. Янәсе, менә мөфтиегез нинди шамакай булган.

Дөрес, яшьрәк кешеләр мондый чыгышларны күргәч, сәхнәдән мәчет мөнбәренә күтәрелгән Илдус Фәизне көчлерәк ярата башлаган, диләр. Телевидение, интернет, мобиль телефон хәзерге инкыйлабларның төп коралына әйләнгәнен искә алсаң, бу хәлләр эзсез калмас кебек.

Туган тел көнен Татарстан милләтләре ничек үткәрде?

21 февраль – Халыкара туган телләр көне уңаеннан пикетлар турында сөйләгән идек. Шуңа өстәп, Казан университетының татар филологиясе факультетында үткән Туган тел кичәсен дә искә алырга кирәк.

Моннан кала “Ак Барс” яшьләр үзәгенең Зур залында “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” мәгариф үзәгенә 15 яшь тулуын билгеләп үттеләр. Бу мәктәптә 25 бүлек эшли, һәм анда 450 бала шөгыльләнә. Чарада Дәүләт Шурасы рәисе Татарстан халыклары ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илдус Һәдиуллин һәм башкалар катнашты.

Пикетларда, митингларда ясала торган чыгышлардан аермалы буларак, биредә туган телләргә мөнәсәбәт уңай бәяләнде. Бер үк шәһәрдә, республикада милләткә һәм телгә мөнәсәбәтне төрлечә бәяләү гаҗәпләндерми. Һәркемнең үз карашы, үз мәнфәгате. Туган телләрнең, милли үзенчәлекләрнең саклануы кебек нәзберек күренеш татулыкны ныгытырга да, гауга чыгарырга да мөмкин шул.

“Мәгърифәт” газетына 20 яшь тулды

Соңгы 20 елда мәдәнияттә, мәгарифтә булган зур үзгәрешләр арасында милли терелешкә кирәкле мәгълүмат чараларының артуы күзгә ташлана. Бу атнада укытучылар һәм укучы яшьләр өчен чыгарыла торган “Мәгърифәт” газеты үзенең 20 еллык юбилеен бәйрәм итә. Зыялылар арасында абруй казанган газетның бәйрәм санында Сафиян Ибраһимовның Госман Садә сүзләренә язылган “Мәгърифәт” гимны бастырылган.

“Шәмдәлләрдә сүнмәс шәмем – син, минем “Мәгърифәт”ем. Җиткерәсең илгә, көнгә гасырлар мәгълүматын”, дип язган “Әссәләмегаләйкем” җырын иҗат иткән Госман Садә укытучылар һәм укучылар газеты турында.

Тина Канделаки Рөстәм Миңнехановка кунакка килде

Ватанны саклаучылар көнендә Татарстанга телевидение йолдызы Тина Канделаки җитәкчелегендәге федераль журналистлар төркеме килде.

Кунаклар уку йортларында, Теннис академиясендә булды, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Мәскәүдән килгән “йолдыз” Миңнехановның компьютер технологияләрен яратуына игътибар иткән. Хәтта, Татарстан президенты өчен махсус адрес ачып, Рөстәм Миңнехановка бүләк итте.

Бу юлы кемнең кемгә реклама ясавын өздереп әйтеп булмый. Канделаки Татарстангамы, әллә республика президентының исеме Канделакига тагын да мәшһүррәк булырга ярдәм итәме?

Бардада Рәшит Ягъфәров укулары

Җомга көнне Казаннан Пермь төбәге Барда районына җәмәгатьчелек вәкилләре китте. Анда галим, җәмәгать эшлеклесе, Татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе Рәшит Ягъфәровның фәнни, иҗтимагый мирасына багышланган Ягъфәров укулары оештырыла.

Татар хатыннары Кувейттан кайтты

Инкыйлаблар күтәрелгән гарәп илләреннән туристлар һәм дипломатлар, ялланып эшләүче нефтьчеләр көчкә-көчкә генә туган якларга кайта. Нәкъ шул вакытта пәнҗешәмбе кичендә Татарстанның рәсми вәкилчелеге Кувейттан Казанга кайтып төште.
Уңнан сулга - Фәйрүзә Мостафина, Камәрия Хәмидуллина, Гөлзада Руденко һәм Кувейт хатыны

Җәмәгать эшлеклеләреннән, мәдәният, сәнгать, мәгариф өлкәсендә танылган хатын-кызлардан торган вәкилчелек Кувейт дәүләтенең милли бәйрәмнәре уңаеннан Кувейтка барып, кызыклы очрашулар, фикер алышулар үткәргән.

Җыр һәм бию ансамбле артистлары кувейтларга милли сәнгать үрнәкләрен күрсәткән. АКШ һәм башка Көнбатыш илләре белән тыгыз хезмәттәшлек итүче бу дәүләт белән Татарстанның да уртак эшләре бар. Шунысы кызыклы – икътисади һәм мәдәни яктан шактый үскән бу илдә инкыйлаб галәмәтләре күренми икән. Юбилей уңаеннан 2,6 миллион кувейтлының һәркайсының банк хисабына 3,5 мең доллар акча күчерелгән.


Казан янында электр поездлары сирәгәя, тукталышлар кими

Акча китермәгән эшләрнең тараеп, сүнеп баруы тимер юлында да сизелә. 1нче марттан Казан янында электр поездлары сирәгрәк йөри башлый, күп кенә станцияләрдә поездларның 1-2 минутка туктап торуы тыела. Нәтиҗәдә Адмиралтия бистәсе, Аракчино кебек кечерәк тукталышларда яшәүчеләр сәгатьләр буе автобус көтәргә яки җәяү барырга мәҗбүр булачак.

Мондый чакларда халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бюджеттан тимер юлы оешмасына “акча тамызу” гына төенне чишәргә ярдәм итәр иде. Хәзергә бу мәсьәлә хәл ителмәгән.

Хөкемдарларга да хөкем бар

Пәнҗешәмбе көнне элекке федераль хөкемдар Ислам Галиуллин 2008 елның октябрендә, Совет районындагы ике милиционерны яллап, эшкуар Рафаэль Низамовны үтерткән өчен, Югары мәхкәмәнең җәмәгать утырышчылары (присяжныйлар) коллегиясе тарафыннан гаепле дип табылды. Ислам Галиуллин мәхкәмә залында кулга алынды, бу эшне тикшерү киләсе атнада да дәвам итәчәк.

Фәхешханә оештыручыларга 100 ел төрмә

Казанның Дементьев урамындагы җинаятьчеләр төркеме сексуаль хезмәт күрсәткән 8 агентлык оештырып, акча эшләп яткан. Тикшерү нәтиҗәсендә мондый эшкә җәлеп ителгән 32 кызның 13се балигъ булмаганлыгы, кайберләренең көчләнүе билгеле булган.

Татарстанның Югары мәхкәмәсе бу төркем җитәкчесе Глазыринны 13 елга иректән мәхрүм итте, калганнарына 8 елдан 13кә хәтле мөддәтләр тиде, җәмгысе 100 еллык төрмә җәзасына җыелды.
XS
SM
MD
LG