Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:53

“Халык илдә барган хәлләрне аңлап бетерми. Жириновский кебекләр әллә нинди котсыз, җүләр сүзләр сөйләп йөри, моңа исә әлегә ваемсыз карау гына сизелә”, ди “Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов. Моны күпләр, хәтта журналистлар үзләре дә аңлап бетерми, ди ул.


“Жириновскийлар саташамы, әллә журналистлар ялгышамы?” язмасын автор рәсми оешма вәкилләре белән булган очрашудан соң яза. Ул чара “Массакүләм мәгълүмат чараларында экстремизмга каршы тору, ватанпәрвәрлек һәм толерантлык пропагандалау” дип аталган булган.

“Хокук сакчылары дини экстремизмда ни өчендер журналистларны гаепләргә маташты. Имеш без рәсми оешмалардан килгән мәгълүматны, пресс-релизларны гына күчереп язарга тиеш. Бу бит инде дөрес хәл түгел. Менә шул яссылыкка Жириновский ялкын өстәп җибәрде”, диде Илфат Фәйзрахманов газеттагы соңгы язмасына аңлатма биреп. Әмма ни кызык, хокук саклау оешмалары аның сүзләрендә бернинди дә экстремизм күрми.

ЛДПР фиркасе әйдәманы аның иң “хөрмәт иткән” шәхесләренең берсе икән. Шуңа да ул Мәскәү сәясәтчесе белән бәйле вакыйгаларны игътибарсыз калдырмаска тырыша.

“Мин телевидениедә эшләгән чорларда ул татарларны Монголиягә сөрәбез дип сөйләгән иде. Шул вакытта урамда бер татар абзые туктата мине, үзе ЛДПР әгъзасы икән. Сез Монголиягә барырга җыенасызмы әллә, ничек сез шул фирка кешесе була аласыз, дидем аңа. Ул бит аны уйнап кына әйтте, ди. Менә ничә еллар шулай уйнап кына халыкларны мыскыллап, кимсетеп яши инде бу кеше.

Әлбәттә, Жириновский урыс милләтенә каршы сүз әйтсә, чәчрәп чыгарлар иде. Безгә ярый, татар күтәрә”, ди Фәйзрахманов.

“Безнең гәҗит” мөхәррире Жириновскийның бу чыгышына татар матбугатында тиешле яктырту да, җавап та бирелмәвен әйтә. Димәк татарлар Владимир әфәнде әйткән сүзләр вакыт үтү белән чынбарлыкка әйләнмәсме дип тә курыкмый икән.

Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең Русиядә милли республикаларны бетерү идеяләренә каршы фикер әйтүе дә Илфат әфәндене тынычландырмаган.

“Соң булса да уң булсын дигәндәй, ниһаять бер фикер ишетелде”, диде ул. Әмма ул гына җитәрлек түгел.

Мөхәррир белдергәнчә, Жириновскийның рәсми мәгълүмат чараларында һаман гауга чыгаруы тикмәгә генә түгел.

“Аңа күп нәрсә рөхсәт ителә, чөнки ул бит Русиянең үзәк хакимиятенә каршы сүз әйтми. Хуҗаларына тими. Алары исә Жириновскийның котсыз сүзләре аша халыкның моңа мөнәсәбәтен белергә телиләр. Көннәрдән бер көнне инде шул җүләр сүзләр чынбарлыкка әйләнеп куя.

Бу мәсьәләләрне хәтта журналистлар да аңлап бетерми. Матбугат йоклый, телевидение-радио сөйләми, халык каян белергә тиеш соң бу саташу турында?!” дип тәмамлады сүзен Илфат Фәйзрахманов. Шуңа да “Безнең гәҗит” татарга бәйле иң мөһим проблемалар турында язарга тырыша икән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG