Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шовинизм көчәя бара – дәшүче юк


Чаллыдагы бер диварга язылган сүзләр
Чаллыдагы бер диварга язылган сүзләр
Русиянең барлык милләт кешеләрен дә "русияле" дип атауга күчү дәүләт җитәкчеләренең киләчәктә урыс булмаган халыкларның милли мәнфәгатьләрен бөтенләй исәпкә алырга җыенмавын алдан ук күрсәтеп тора. Алар "милләтләр юк – проблем да юк", дип эш итәчәк.

Менә миндә сорау туа шушы хәлләр уңаеннан – Русия президентының илдә бары тик урыс халкын гына элит халык итеп күрәчәген белдерүе җитмәдеме татарга гафләт йокысыннан уяну өчен? Республика җитәкчеләрен президентлык исеменнән мәхрүм итү турыдан-туры республикаларны юк итүгә юнәлдерелгәнлеге дә ачык күренеп тора иде бит, ә халык тыныч кына йотарга мәҗбүр булды бу ташны, чөнки аның лидерлары телләрен йоткандай булдылар.

Безнең халыкта бит "соң булса да, уң булсын", дигән мәкаль дә бар. Халык бик көтә иде Минтимер Шәймиевнең бу мәсьәләләргә карата саллы фикер әйтүен. Ниһаять, ул үз сүзен әйтте һәм бик әйбәт әйтте. Инде аның ачык фикерләрен, асыл сүзләрен татар җәмәгатьчелегенә, зыялыларга, халыкка күтәреп аласы иде дә, дөнья шаулатып югары даирәләрдә утыручыларның Русия конституциясен санга сукмауларына, бөекдержавачылык шовинизмы идеяләрен таратуларына, ксенофобиягә карата ризасызлыгын белдерәсе иде дә бит... Әмма ни кызганыч, әзлегә сизелми андый хәрәкәт.

Ә дәшмәгән саен халык мәсхәрәләнүләргә күбрәк дучар була. Менә, мәсәлән, узган атнада гына Төмән шәһәрендә мөселманнарның корылтае булды, эшлекле рухта, тыныч, күркәм үтте бу чара.

Икенче көнне үк анда катнашучыларны ашаткан бер мөселман аш йортында битләрен маскалар белән каплаган, автоматлар белән коралланган спецназ төркеме зур тентү үткәрде.

Бүген Төмәндә булган шушы хурлыклы тентүләр иртәгә башка җирдә булмас, дип кем әйтә ала? Бүген бернинди сәбәпсездән тентү, ә иртәгә нәрсә көтәргә мөселман татарга?

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре
XS
SM
MD
LG