Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия башкаласында полиция демонстрантларга атты


Триполида җомга намазыннан чыгып шәһәр үзәгенә омтылган кешеләргә полиция ут ачкан. Әлеге хәлне күрүчеләр әйтүенчә, кимендә 4 кеше үтерелгән.

Баш күтәрүчеләр инде бик озак хакимияттә утырган ил башлыгы Муаммар Каддафиның китүен таләп итә.

Триполидагы демонстрантларга теләктәшлек белдереп илнең көнчыгышында баш күтәрүчеләр кулына күчкән шәһәрләрдә дә дистәләрчә мең кеше урамнарга чыкты.

Каддафи режимына каршылык белдереп БМО, ЮНЕСКО дагы Либия вәкилләре һәм шулай ук Франциядәге илче, бүгеннән ил халкы мәнфәгатьләрен генә кайгыртачакларын белдерде.

Җомга Маҗарстанда НАТО саклану министрлары җыелды. НАТО генераль секретаре Андрес Фог Расмуссен Либиядәге вәзгыятьне кискен тәнкыйтьләде.
XS
SM
MD
LG