Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:54

Сембердә Сара Садыйкованың тууына 105 ел тулуга багышланган “Сембер моңы” дип аталган милли моң бәйгесе узды.

Сара Садыйкова җырлары безнең заманда сәхнәләрдә генә түгел – көнкүрештә дә киң яңгырый иде. Элек бит көнкүрештә дә җыр-моңга урын бар иде: каз өмәләре, әйлән-бәйлән уеннары, аулак өйләрдә дә аның моңнары күп яңгырый иде. Бүгенге заманадан аермалы буларак, узган гасыр ахырларында да әле якыннар җыелган табыннар җыр-моң белән алып барыла иде. “Моңсара” исеменә лаек булган шөһрәтле композиторыбызның һәр җырын диярлек халык үз моңыдай кабул итә килде. Шунлыктан бүгенге җыр фестивале “караңгылык дөньясында якты нурдай” кабул ителде.

Моң бәйрәме Сара ханымның иң популяр җырларыннан берсе “Туган авылым” җырын барча катнашучыларның күмәкләп башкаруы белән ачылды. Артабан өлкә башлыгының милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе Рәмис Сафин сүз тотты:

“Сембер җыры” фестивален өлкәбездә 1980 еллар ахырында “Туган тел” җәмгыяте ачып җибәргән иде. Кайбер сәбәпләр аркасында ул югалып калган иде. Менә без бүген, “Туган тел” башлангычын искә төшереп, аны дәвам итәргә булдык”.
Моң тантанасын яшь җырчыбыз Айгөл Камалетдинова дәвам итте. Моңа кадәр Сембер сәхнәләрендә күренмәгән Рамил Айнетдинов чыгышы ифрат та җылы кабул ителде.

Моң тантанасы өч сәгатьтән артык барды. Бәйгедә катнашкан яшь җырчыларыбыз осталыгына бәя биреп утыручы жюри әгъзасы, танылган сандугачыбыз Римма Мөхәммәтҗанова халыкны милли моңыбыз белән сыйлады.

Жюри җиңүчеләрне барлап утырганы вакытта сәхнә бушлыгын танылган җырчыбыз Фәрхәт Вахитов тутырды. Тереньга (Тирәнкүл) районының катнаш халыклы Скугареевка (Иске Гәрәй) авылындагы Роза Уткина җитәкчелегендәге “Сөембикә” ансамбле үзешчәннәре дә үз осталыкларын күрсәтте.

Жюри карарына күрә, моң бәйгесендә җиңүче булып Айгөл Камалетдинова танылды. Татарстаннан килеп урнашкан бу кызыбыз элегрәк “Татар гүзәле” исеменә дә лаек булган иде. Икенче урын Чардаклы районы Енганай авылы егете Фәннүр Хәйретдиновка бирелде. Өченче урынга Иске Майна районыннан килгән Әнвәр Фәткуллов лаек дип табылды.

Чарадан соң Татар мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе Әлфия Рамазановадан концертта Моңсарабызныкы булмаган җырларның да байтак урын биләвенең сәбәбен сорадык. Менә аның җавабы:

“Бу җәһәттән без аеруча Мәләкәс һәм Иске Кулаткыга зур өметләр баглаган иде. Ләкин алар килә алмады. Ара ерак шул: юл чыгымнары да күп, салкынлык та куркыткандыр инде”.
Әлфия ханым сүзләренә шуны да өстәп әйтергә кирәктер: 1990 елда Салих Сәйдәшевнең юбилее уңаеннан “Туган тел” җәмгыяте “Сембер җыры-90” фестивален өлкә күләмендә зур әзерлек белән оештырган иде. Һәр татар авылында иң оста җырчыларыбызны барлаганнан соң, районнар күләмендә дә шундый ук чаралар узды. Шулай ук өлкә үзәгендә узган аерым фестивальдә дә иң уңган сәхнә осталары сайлап алынды.

Өч ай барган шундый әзерлекләр “Өмет” гәзитендә дә киң яктыртылып килде. Ә бу юлы исә бәйрәм, ничектер, әзерлексез оештырылган кебек килеп чыкты. Мондый хәлнең сәбәпләре турында фаразлар корырга гына каладыр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG