Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карачай-Чиркәс башлыгын вазыйфаларыннан алынды


Karachay-Cherkessia
Karachay-Cherkessia
Русия президенты Медведев Карачай-Чиркәс башлыгы Борис Эбзеевның вәкаләтләре бетү фәрманын имзалады.

Мәскәү кирмәне матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Эбзеев эшеннән китү турында үзе гариза язган.

Республика башлыгы вазыйфаларын башкару өчен Рәшит Темрезов билгеләнгән.

61 яшьлек Эбзеев Карачай-Чиркәс республикасына 2008 елдан җитәкчелек иткән иде. Аңа кадәр ул Русия конституция мәхкәмәсе хөкемдары булып эшләде.

Темрезовка 35 яшь. Ул яңа вазыйфасына кадәр Карачай-Чиркәстә “Федераль юллар идарәсе” башлыгы иде.
XS
SM
MD
LG