Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта сугышчылар нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм итте


Багдадтан төньякка таба 180 чакрым ераклыкта урнашкан Байджи шәһәрендәге нефть эшкәртү ширкәтенә булган һөҗүм вакытында 4 эшче үтерелгән. Бу ширкәт илдә иң эреләрнең берсе.

Сугышчылар куйган бомба шартлап көчле янгын чыккан. 5 сәгатьтән соң гына бу янгын сүндерелгән. Сәлах әд-Дин виляте рәсмиләре, янгын сүндерүдә 50 машина катнашты, дип белдерә.

Байджи ширкәте көн саен 150 мең мичкә нефть эшкәртә һәм ул ил эчендә генә кулланыла.
XS
SM
MD
LG