Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан президентлыгына икенче намзәт теркәлде


Казакъстан үзәк сайлау комитеты хәбәр итүенчә, шимбә көнне вакытыннан элек булачак президент сайлауда катнашу өчен икенче намзәт теркәлгән. Сайлау 3 апрельдә үтәчәк.

РИА “Новости”, әлеге икенче намзәт – Жамбыл Әхмәтбәков, дип хәбәр итә. Ул үзенә теләктәшлек белдерүчеләрдән 700 меңнән артык имза җыйган.

Казакъстанда дүшәмбе намзәтләрне тәкъдим итү тукталды. Барлыгы 22 кеше тәкъдим ителгән булган. Канунның теге йә бу таләбе үтәлмәгән дип кайберәүләрне теркәү кире кагылган.

Илнең хәзерге президенты Нурсолтан Назарбаев беренче булып теркәлгән. Ул 20 ел хакимияттә утыра.
XS
SM
MD
LG