Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда оппозиция көрәштәшләрен сак астыннан чыгаруны таләп итә


Иранның элекке президенты Мөхәммәд Хатами бүген хөкүмәттән оппозициядәге ике күренекле кешене өй сагыннан чыгаруны таләп итте. Каршылык белдерүгә чакырган өчен аларга өйләреннән чыгу тыелды.

Мир Хөсәен Мөсәви һәм Мәһди Карруби 14 февраль көнне хөкүмәткә ризасызлык белдереп урам йөрешләренә чакырган иде. Ул көнне үткән каршылык чарасы узган җәй көне күп меңнәрчә кеше катнашында булган урам йөрешләреннән соң иң зуры иде. Җәйге протестта катнашучылар куып таратылды.

Хәзерге хакимият яклылар Мөсәви һәм Каррубиның мәхкәмә каршына басуын таләп итә. Кайберәүләре аларны җәзага тартырга кирәк, дип әйтә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG