Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:59

Каддафиның шәфкать туташы туган иленә - Украинага кайтты


Либия башлыгы Муаммар Каддафиның шәхси шәфкать туташы, Украина ватандашы Галина Колотницкая бүген туган иленә кайтты.

Колотницкая Украина саклану министрлыгы оештырган махсус очкычтагы 200 пассажирның берсе иде.

Һава аланында ул журналистлар белән аралашудан баш тартты.

Колотницкая Либиягә 9 ел элек киткән. Башта хәрби хастаханәдә эшләгән, аннан соң Каддафи хезмәтенә күчкән.

XS
SM
MD
LG