Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:53

Прага татарлары Өчпочмак-party үткәрде


Өчпочмак мәҗлесе Прага үзәгендәге бер ресторанда үтте

Өчпочмак мәҗлесе Прага үзәгендәге бер ресторанда үтте

Якшәмбе кичендә Прага үзәгендәге бер ресторанда 40лап кеше катнашында татарча кичә үтте. Татар дөньясындагы соңгы яңалыклар, милли ашлар, җырлар - барысы бергә кичәнең яме булды.

Мәхәллә ханымнарының шушы мәҗлескә күп итеп өчпочмак пешереп алып килүе милли ризыкның һәрдаим Прага татарлары табыны түрендә икәнен күрсәтеп тора. “Азатлык” радиосы оештырган әлеге кичәгә җыелганнар өчпочмакның нинди төреннән генә авыз итмәде.

Күркә һәм сыер ите кушып пешерелгәне дә, камыры өстенә күнжет сибелгәнен дә, сыер итеннән мичтә кызарып пешкәнен дә, хәтта катлама камырдан ясалганын да тәмләп карадылар.

Өчпочмак тарихын ачыклау бәйгесе дә үткәрелде биредә, анда һәркем теләп катнашты. XIX гасырда гына Казанның бай татарларының милли ашы буларак пешерелә башлаган өчпочмак Прагадагы кичәдә үзеннән күпкә алдарак татар милли ризыгына әверелгән пәрәмәч һәм кыстыбый (күзикмәк) белән бер табында булды. Һәм һәркем үзенең пешерү серләре белән дә уртаклашты.

Яшүсмер Алинә үзеннән дә зуррак гитара тотып, көй сузып җибәреп, аңа әтисе Кыям Курмакаев кушылып татар халык җыры башкаруны тын да алмый тыңладылар. Һәркем өчпочмак табынына үз күчтәнәче белән килгән иде. Прагадагы Дәүләт операсы җырчысы Галия Ибраһимова “Кармен”нан ария башкаруы, күмәкләшеп җырлау да алай ук сирәк очрашмасалар да, Прага татарларына “тәмле” булды.

Мәҗлестә яшьләр дә бар иде
Прагада татар кичәләрендә, һәм бигрәк тә Сабантуйларында актив катнашучыларның берсе – Галия апа инде шушы татар җыенында булмау сәбәпле, килгән халык аның рухына дога кылды. Әле күптән түгел генә үзенең юбилеен үткәргән Курмакаевны да котладылар.

Тукайның тууына 125 ел тулуны да зурлап, ә аңа кадәр әле бәлкем Нәүрүз бәйрәмен дә шулай җыелып, матур итеп үткәрергә килешенде. Прага татарлары җәйне Сабантуй белән каршы алачак. Ул гадәттәгечә, июньнең беренче шимбәсендә узачак. Быел ул 4 июньгә туры килә.

XS
SM
MD
LG