Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:36

Хөкемдар Валерий Сасның вәкаләтләре бетерелде


Щелково шәһәр мәхкәмәсе хөкемдары Валерий Сасның хөкемдар вәкаләтләре бетерелде.

Сас катнашындагы машина казасында ике кеше һәлак булган иде.

Вәкаләтләрне бетерү карарын Мәскәү өлкәсе хөкемдарларының квалификация төркеме чыгарды.

Мәскәү өлкәсе мәхкәмәсенең матбугат хезмәте әйтүенчә, Сасның вазифадан үз теләге белән китү турындагы мөрәҗәгате кире кагылган. Нәтиҗәдә ул гомерлек пенсия ала алмаячак.

Тикшерүчеләрнең беренче мәгълуматларына караганда, 22 гыйнварда Ульян өлкәсендәге каза Сас гаебе аркасында булган.

XS
SM
MD
LG