Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилдә яһүд утарларына каршы көч кулланылды


Израил тарихында беренче мәртәбә рөхсәтсез төзелгән яһүд утарлары хуҗалары белән полиция көчләре арасындагы бәрелештә резин ядрәләр кулланылды. 15-ләп кеше яраланган дип хәбәр ителә.

Азатлык хәбәрчесе әйтүенчә, дүшәмбе иртән полициянең махсус бүлеге Хават-Гилад бистәсендә рөхсәтсез төзелгән өч йортны җимерергә килгән булган. Ул йортларны террор һөҗүме булган урында һәлак булган яһүднең туганнары төзегән.

Рөхсәтсез йортта яшәүчеләр әйтүенчә, аларны иртән уятып резин ядрәләр атып, тавыш гранаталары шартлатып һәм күз яшләндерү газы белән өйләреннән куып чыгарганнар.

Полиция исә ул йортлардагылар безне таш атып каршыладылар дип аларга каршы кулланылган чараларны саклану чаралары буларак атый.

Нәтиҗәдә сигез кеше кулга алынган һәм өч йорт җимерелгән.
XS
SM
MD
LG