Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:20

Прокуратура Мөбәрәккә Мисырдан чыгуны тыйды


Мисыр баш прокуратурасы элекке президент Хөсни Мөбәрәккә һәм аның гаилә әгъзаларына илдән читкә чыгуны тыйды.

Прокуратура карары белән шулай ук Мөбәрәк гаиләсенең банк хисаплары да туңдырыла.

11 февральдә президент вазифасыннан киткән Мөбәрәк Мисырда 30 еллап хакимияттә булды.

Илдә өч атна чамасы дәвам иткән киңкүләм урам җыеннарыннан соң ул президент кәнәфиеннән китәргә мәҗбүр булды.

Хакимиятне үз кулларына алган Югары хәрби шура конституцияне үзгәртәчәген һәм ярты ел эчендә гомуми сайлаулар үткәрәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG