Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:51

Казанда "Руслар сәламәт яшәү яклы" чарасы үтте


"Руслар сәламәт яшәү яклы" урам йөреше, 27 февраль 2011 ел

"Руслар сәламәт яшәү яклы" урам йөреше, 27 февраль 2011 ел

27 февраль көнне Казанда рус мәдәнияте оешмасы һәм яшьләр хәрәкәтләре "Руслар сәламәт яшәү яклы" урам йөрешен үткәреп, "Масленница" атнасын башлап җибәрде


"Руслар сәламәт яшәү яклы" чарасы соңгы тапкыр уңышсыз тәмамланган иде. Белгәнегезчә, 15 гыйнварда Лаештан килгән яшьләр башлангычы белән оештырган йөгерештә катнашучыларны үзләрен "Антифа" дип танытучы төркем каршы алган һәм кыйнаган булган.

Ул вакытта оештыручыларны "Русия руслар өчен!" һәм башка шундый төрле милләтләргә каршы юнәлтелгән шигарләр кычкыруда гаепләгәннәр иде. Соңыннан Рус мәдәнияте оешмасы рәисе Александр Салагаев: "Андый шигарләр булмады!" дип, гаепләүләрне кире какты.

Шушы вакыйгадан соң, 27 февраль көнне Рус мәдәнияте оешмасы һәм яшьләр хәрәкәтләре "Руслар сәламәт яшәү яклы" чарасын кабат үткәрергә булды. Бу юлы аның өчен рөхсәт алынган булган.



"Башта аны йөгереш рәвешендә үткәрү нияте булса да, канунда сәяси-иҗтимагый фикер белдерүнең мондый формасы каралмаган, шуңа күрә йөреш итеп уздырылды", дип хәбәр итте “Азатлык”ка Рус мәдәнияте оешмасы җитәкчесе Александр Салагаев.

Аның әйтүенә караганда, анда 80ләп яшь кеше катнашкан. Алар арасында Рус мәдәнияте үзәгенең яшьләр канаты һәм "Рубин" такымы җанатарлары, студентлар, мәктәп балалары бар иде.

"Йөрештә татар егетләре дә катнашты", диде Александр Салагаев. Ул, "әлеге чараның максаты сәламәт яшәү принципларын таныту, тәмәке, аракыдан баш тартырга өндәү иде", дип аңлатты.

Яшьләр Русия, Татарстан байраклары һәм Гайсә пәйгамбәр төшерелгән байрак күтәреп, иртәнге 10да метроның "Кремль" тукталышы чыгышыннан Бауман урамы буйлап Петербур урамына кадәр барды.

Бауман урамында Шаләпин һәйкәле янында алар туктап алды, хәрәкәт җитәкчеләре чыгыш ясады, чарада катнашучылар җырчы һәйкәленә чәчәк салды. Йөрештә катнашучылар "Рус – димәк аек", "Урыслар алга!" дигән шигарләр кычкырып барган.

Александр Салагаев "Антифа" хәрәкәте исеме астында гади хулиган төркемнәре булды, ди. Ул шушы кешеләрнең гамәлләре милләтара нәфрәт тудыра дип саный.

Александр Салагаев, 15 гыйнварда үткән чарада яшьләрне кыйнаучыларны гаепләп, прокуратурага гариза язган. Шушы сәбәпче булдымы, тәртип саклаучыларның озатып баруы ярдәм иттеме – бу юлы чарада катнашучыларга каршылык күрсәтүче булмады.

Башта "Вконтакте" сәхифәсендә "Руслар сәламәт яшәү яклы" йөгерешен үткәрәбез дигән реклам чарасы булды. Бик күп кеше анда катнашырга теләк белдергән иде, әзерлек чаралары барды. Төркемнең кереш сүзендә бу чара сәяси түгел дип әйтелде.

Мәсәлән анда: "Башкалар баш авыртудан интеккәндә, без – эчми торган яшьләр ихтыярыбызны күрсәтә алабыз", диелгән иде.

Казанда рус көне үтте

Рус көненең афишасы
Чара ахырында катнашучыларны Халыклар дуслыгы йортына чакырганнар. Анда “Масленница” бәйрәменә багышланган чаралар узды: яшьләрне, 2 сәгатькә соңарып булса да, коймак белән сыйлаганнар.

Якшәмбе көнне Халыклар дуслыгы йортында "Рус көннәренә" багышланган мәдәни чаралар үткерелде. "Руслар сәламәт яшәү яклы" дигән йөрештә катнашучылар балчыктан савыт ясау остаханәсен караган, күргәзмә белән танышкан, концерт тыңлаган.

Шул ара рус милли бәйрәмен үткәрүгә керәшеннәр дә кушылды.

"Май чабу" – керәшен бәйрәме

Керәшеннәр Масленницаны "Май чабу" бәйрәме дип йөртә. Быел бу бәйрәмне артист Аграфена Антонова оештыра. "Май чабу" 6 март көнне 15.30да "Коймак" бәйгесе белән башланып китәчәк.

Бәйрәмгә хатын-кызлар коймак пешереп алып киләчәк. Ир-егетләр аларның осталыгын тикшереп, коймакчыларга урыннар билгели. Коймакны иң тәмле итеп пешерүчеләрне сәхнәгә чакырып, җырлатып, биетергә уйлыйлар. Бәйгедә катнашучыларга бүләкләр дә әзерләнгән.

"Май чабу"ны оештыручы Аграфена Антонова хәбәр итүенчә, бәйрәмгә Кукмара, Алабуга районыннан ансамбльләр чыгыш ясарга килә. Тәнәфес вакытында буйдакларны таныштыру да оештырыла. Аннан "Май чабу" бәйрәмен эстрада артистлары дәвам итәчәк. Кыскасы, бәйрәм кичке cәгать сигезгә кадәр барачак.

Май чабышырга килүчеләрне 6 мартта Эчке эшләр министрлыгының мәдәният үзәгендә (Казан, Карл Маркс урамы, 26 йорт) көтеп калалар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG